Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кардинал “колониячел” символны багачак


Кардинал Вальтер Каспер шау-шу белән Казанга кайткан дивар потын тоткан.
Кардинал Вальтер Каспер шау-шу белән Казанга кайткан дивар потын тоткан.

Гаугалы чиркәүне, иконаны карарга католик түрәсе килә. Ул Татарстан мөселманнары белән очрашыр дип көтелми.

Рим папасының насаралар (христианнар) берлегенә ярдәм итүче шурасы рәисе кардинал Вальтер Каспер бүген төнлә Казанга килә. Ә сишәмбе көнне ул гауга белән төзелә башланган католик чиркәве бинасын да карар. Берочтан дини дипломат правослау монастырендә дә булачак. Сәфәре эчтәлеге турында Татарстан хөкүмәте дини эшләр буенча шурасы хезмәткәре Марина Насыйхова сөйләде.

Иконасы да, чиркәвен дә урысчы, правослаучылар теләмәде

Вальтер Каспер Ватиканда правослау динендәгеләр белән аралашу, дуслашу өчен җаваплы. Казанга шау-шу белән килгән Изге казан анакае дивар потын – иконасын кайтару эшендә дә ул катнашкан иде. Һәм беренче чиратта ул Казанда да шул потны багачак. Ватиканнан кайтарылган Изге Казан анасы иконасы дип аталучы күчермә (слепок) ул. Шулай ук тарихи урыс бистәсендә урнашачак католик чиркәвен дә караячак. Ә берничә ел элек правослаучылар һәм урыс милләтчеләре Казанда һәм Мәскәүдә Ватиканның Татарстанга җылы караш ташлавына борчылган иде. Ул икона да Казанга авырлык белән кайтты, католик чиркәве дә гауга белән салына башлады.

Кардинал Ватиканга “дус” мөфтиләр янына килерме?

Каршылык күрсәтүчеләр исә - христианнар үзләре, правослау динендәгеләр иде. Мөселманнар киресенчә католикларны Казанга чакыртып кына йөрде. Беренче мөфти Габдулла Галиулла туксанынчы еллар башында Рим Папасы кулын барып кысып кайтты. Икенчесе Госман Исхакый Папага чакыру җибәреп “тотылды”. Тик, Марина Насыйхова сөйләвенчә, ватиканлы мөселман даирәләре белән очрашырга җыенмый. Гомумән ул рәсми булмаган сәфәрдә икән.

Кардинал Вальтер Каспер мөселман руханилары белән. 2006 ел. Islamnn.ru фотосүрәте.

“Вальтер Каспер бит христианнар, правослаулар белән эшли. Аның эше шундый. Шуңа күрә аның мөселман руханияте белән очрашуын көтмим”, - ди Марина Насыйхова.

Татарстан мөфтияте матбугат үзәге исә Вальтер атакай киләсен Интернеттан гына укып белгән. Татар муллары белән очрашу фаразланмый.

Бүген инде правослау-католик гаугасы көтелми

Бер карасаң, христиан түрәсе правослаучыларга ярдәм итәр өчен, алар белән дуслашыр өчен килә кебек. Тик католикларның Казанга каравы урыс чиркәвендә электән үк көндәшлек хисен уятты. Аның католик чиркәү төзелешенә баруы кабат гауга чыгармасы?

Берничә ел элек чиркәү төзелә башлагач, Казандагы урыс милләтчеләре һәм правослаучылар шау-шу куптарган иде. Аеруча Сукно (постау) бистәсендә урнашкан иске урыс динендәгеләр чиркәве мәхәлләсе бик борчылды. Казандагы урыс милләтче оешмалары да махсус белдерүләр белән чыкты: Татарстан башкаласында бу бистәдә католик чиркәве төзелмәскә тиеш, дип.

Марина Насыйхова исә төрле диннәр арасында андый хәлләр булгалый, алар еш кына үзара көнләшеп яки көндәш булып яши, ди.

“Төрле диндәге кешеләрнең мәдәни һәм үзара арадашлык көченә карап, алар арасында каршылыклар булып тора. Тик бүгенге көндә католик чиркәве янында гауга юк”, - дип саный ул.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре советы вәкиле ике төрле насара: католик һәм правослаучылар арасында каршылык, урыс рәсми чиркәве правослаучылары һәм иске диндәге правослаучыларның уртак католикофобиясе бүген сизелми, дип исәпли.

Кемгә шифалы, кемгә акчалы, кемгә мыскыллы пот

Ә шул ук вакытта католикларның мөселман татар да яши торган Татарстан башкаласына килүе урыс чиркәвенең Мәскәүдәге башлыкларын да даими борчып торды. Шулай ук берничә ел элек Папа Иоан икенче Казанга килә, дип хәбәр чыккач, рәсми урыс чиркәве гомумән “чыгырыннан чыккан” иде.

Дөньядагы иң зур диннең берсе булган католиклар башлыгын Казанга чакырган Камил Исхаков аннары гомумән Ерактагы көнчыгышка “сөргенгә очты”.

Иске хаким Исхаков кайтарткан пот-икона башкалада калды. Ул казанлы һәм башка диндарлар һәм сырхаулар шифа, өмет алучы гыйбадәт, табыну ноктасы. Бүгенге шәһәр түрәләренә дә бу икона урыс туристын чакыртучы җим, сөйләр өчен сүз: диннәр арасындагы дуслык турында. Шул ук пот үз чиратында мөселман һәм милли җәмәгатьчелек өчен колониализм, көчләп чукындыру символы булып та тора.

XS
SM
MD
LG