Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә ingushetiya.ru эшчәнлеген туктатып тора


Мәскәүнең Кунцев районы мәхкамәсе прокуратура мөрәҗәгате нигезендә ingushetiya.ru сәхифәсе эшчәнлеген 5 июньгә кадәр туктатып тора.

Адвокат Калой Ахильгов июнь башында мәхкамә бу интернет сәхифәсен ябу мәсьәләсен карыячак диде.

Прокуратура бу сәхифә экстремистик язмалар тарата дип аны яптыруны таләп итә.

Адвокатлар исә бу таләп артында аерым көчләр тора ди. Алар шулай ук сәхифәне яптыру мөмкин түгел, чөнки ул Кушма Штатларда теркәлгән ди.
XS
SM
MD
LG