Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстанны террорчыларга каршы сугышырга чакыра


АКШның эчке иминлек хезмәте башлыгы Майкл Чертофф Пакстан террорчылыкка каршы сугышырга тиеш, юкса элекке премьер-министр Бинәзир Бһуттоны үтергән һөҗүмгә охшаш вакыйгалар тагын да булачак дип белдерде.

Чертофф моны Кабул янындагы АКШ хәрби ныгытмасына килгәч әйтте.

Ул моны Пакстан хөкүмәтенең сугышчан төркемнәр белән атышларны туктату сөйләшүләре алып баруы турындагы сорауга җавап буларак әйтте.

НАТО бу сөйләшүләр Әфганстанда һөҗүмнәрнең артуына китерде ди.
XS
SM
MD
LG