Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:10

Гыйракта интихарчы булырга мөмкин 6 үсмер тоткарланды


Гыйрак эчке эшләр министрлыгы Мосул шәһәрендә интихар-шартлатучы булырга әзерләнгән дип шикләнелгән 6 үсмер тоткарланды дип белдерә.

Министрлык әйтүенчә, алар 14-16 яшләрдә.

Алар бер буш өйдә табылган. Шунда аларга бер согуди шартлату күнегүләре биргән дип шикләнелә. Ул кеше хәрби операция нәтиҗәсендә үтерелгән.

Үсмерләрне туганнарын үтерү белән янап узган айда интихарчы булырга әзерли башлаганнар диелә.

XS
SM
MD
LG