Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билан җиңде, татар кайчан?


Дима Биланның “Евровидение”дә беренче урын алуы һәм 2009 елда бу конкурсның Русиядә булачагы Татарстанлыларны да шаулатып җибәрде.


Дима Биланның җиңүен татар эстрадасы вәкилләре ничек бәяләвен, аларның бу тамашада катнашырга теләкләре бармы-юкмы икәнне белешкәнче, Мәскәүдәге билгеле кешеләрнең әлеге җиңүгә бәйле фикерләре белән танышып китик.
Танылган телевидущий Владимир Познер Биланның җиңүенә бер дә шатланмый икән. Журналистларга биргән интервьюларында ул “Евровидение”не дәрәҗәле конкурслар рәтенә кертмәвен һәм анда чын талантлар чыгыш ясамавын әйтә. Шуңа күрә, Биланның җиңүе тарихта калмаячак, ди Познер.
Артемий Троцкийй Русиянең “Евровидение” конкурсында җиңәргә мөмкинлекләре алдагы елларда ук бар иде ди. Аның фикеренчә, Русиядән килгән башкаручыга 10 ил автоматик рәвештә икенче-өченче урын бирә икән. Чөнки сайлау җырчының мөмкинлекләренә, җырның нинди дәрәҗәдә булуына бәйле түгел, үзебезнекеләр өчен яки күршеләргә дигән принцып монда һәм Русиянең бу очракта җиңергә мөмкинлекләре зур ди, Троцкий.
Инде килеп татар эстрадасы вәкилләренә килсәк, аларның Дима Биланның җиңүеннән соң туган уй-кичерешләре түбәндәге була.
“Көнбатыш Аурупада “Евровидение”ны артык җитди кабул итмәсәләр дә, Көнчыгыш Аурупа илләре өчен бу бәйгедә җиңү, зур дәрәҗә санала. Дима Биланны җиңүе белән хәтта РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм Премьер-министр Владимир Путин котлавы – моңа ачык дәлил.
Дима Биланның җиңүе һәм рус эстрадасына бөтен Аурупа илләре тарафыннан югары
Фәрит Таишев
бәя бирелүе бик тә уңай күренеш. Билан командасы бик җитди әзерләнгән. Әлбәттә, Олимпия уеннары чемпионы Евгений Плющенко һәм дөньяда иң затлы саналган Страдивари скрипкасында уйнаган Эдвин Мартон да, бу уңышка зур өлеш керткән. Дөрес, “Евровидение” кебек бәйгедә бары тик бик җитди әзерлек белән генә җиңеп була.
Бүгенге көндә татар эстрадасында “Евровидение”да тиешенчә чыгыш ясый алырлык артистлар бар. Россиякүләм сайлап алу турын күз алдында тотып әйткәндә, бәйгенең артык “ангажированный» булуы татар артистларына объектив бәя һәм югары урын алырга мөмкинлек бирми. Ә зур акчалар түгеп, “Евровидение”да катнашу факты өчен генә чыгыш ясап кайту, мәгънәсез китч дип саныйм. ” – диде “Барс-Медиа” компанияләр группасының башкаручы продюсеры Фәрит Таишев.
Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар

Ә инде билге яшь җырчыларның үзләренә килсәк, Дилә Нигъмәтуллина “Евровидение”нең йомгаклау өлешен караган һәм байтак кына фикерләре туган.
Евровидение”дә катнашыр өчен кимендә 5 ел әзерләнергә кирәк дип уйлыйм. Нык команда гына төзеп, үз өстеңдә максатчан эшләсәң монда чыгыш ясау мөмкин әйбер. Ләкин соңгы елларда “Евровидение”ның дәрәҗәсе төште, барсыда акча эшләнелә инде анда дип сөйләүчеләр дә күп бит.”- ди Дилә Нигъмәтуллина.
Татар эстрадасына “гламур” җырчы буларак килеп кергән Салават Миңнехановка Татарстан тамашачылары шундый конкурсларда катнашмыйсыңмы соң дигән сорауларны күп биргәннәр инде.
"Әлбәттә, “ Евровидение”дә Татарстан кешеләрен дә күрәсе килә иде, татар җыры анда булырга тиеш.
Салават Миңнеханов
Менә инде быел беренче тапкыр сайлап алу турында татарча җыр ишеттек, әфәрин башкаручыга. Минем үземә дә мөмкинлек булса катнашыр идеңме, дип тамашачылар сораулар күп бирде. Мине Ауропада күрәселәре килү теләге бер яктан шатландыра да, икенче яктан зур җаваплылык. Зур әзерлек белән җибәрсәләр, “Евровидение”гә әлбәттә, барыр идем.”- дип сөйләде Салават Миңнеханов.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Татарстандагы яшь җырчылар да, өлкәннәре дә дөньякүләм конкурс турында фикерләре төрле. Өлкән җырчылар “Евровидение” ул затлы конкурс түгел дисә, яшьләрнең анда катнашырга теләкләре зур күренде .
XS
SM
MD
LG