Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Шушы көннәрдә Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Флера Сафиуллинага 70 яшь тулды.

Флера ханым бар гомерен татар телен укытуга багышлаган шәхес. Аның тырышлыгы белән 1992 елда татар филологиясе һәм тарихы факультетында гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасы барлыкка килә. Кафедра татар теленең дәүләт теле статусын гамәлгә кую, ныгыту, күтәрү максатларына хезмәт итә. Казан университетында башка факультет студентларын татар теленә өйрәтү кебек четерекле, авыр вазыйфаны башкара. Шул ук вакытта биредә чит илләрдән төрле максатлар белән килүчеләргә татар телен төркемләп яки берәмләп өйрәтәләр. Кафедра укытучылары хәзерге заман татар тел белемендә актуаль булган фәнни мәсьәләләрне чишү өстендә дә эш алып бара. Ярты гасырга якын тормышын тел белемен өйрәнүгә һәм аны балаларга өйрәтүгә багышлаган Флера Сафиуллина 100 дән артык монография, дәреслек, сүзлек, методик кулланмалар һәм тел белеме буенча күп кенә мәкаләләр авторы да ул. Кафедра эшчәнлеге турында тәфсилләп “Азатлык”ка Флера Сафиуллина үзе сөйләде:

“Үзгәртеп кору чоры башлангач татар теленә игътибар артты. Безнең төп бурычыбыз Казан университетында татарча белмәүчеләргә татар телен укыту булып тора. Аннары, инде демократия башлангач, дөньяның төрле илләреннән татар теленә өйрәнергә теләүчеләр күпләп килә башлады. Шулай итеп без кафедрада русларга татар телен, татарларга туган телләрен һәм чит илләрдән килгәннәргә татар телен өйрәтәбез. Демократия җилләре татарлар һәм татар теле белән кызыксынучы яшьләрне безгә алып килде. Алар үзләре татар да түгел, ләкин татар белән ниндидер багъланыш булганга күрә микән, чит ил кешеләре татар телен өйрәнергә теләде. Мондый кызыксыну бүгенге көндә дә бар. Алар бик тәртипле һәм бик теләп татар телен өйрәнәләр. Әйтик, Америкадан Пол дигән кеше килгән иде. Казаннан киткәндә ул татар телендә иркен сөйләшә ала иде. Әйтергә кирәк, чит илдән килгән яшьләр безнекеләргә караганда күпкә тырышлар, алар үз максатларына ирешү өчен бар көчләрен биреп укыйлар.”

Флера Сафиуллина шәкертләре арасында
Доцент, шушы көннәрдә докторлык дессертациясен якларга әзерләнеп йөрүче Әлфия Йосыпова Флера Сафиуллинаның беренче шәкерте булуы белән горурлана:

“Флера апа мине студент елларында ук күреп алды. Икенче курстан башлап без аның белән бергә фәнни эшләр яздык. Баштарак ул доклад, курс эшләреннән башланды. Университетны тәмамлагач Флера апа мине татар теле кафедрасына эшкә калдырды. Шуннан остазым җитәкчелегендә аспирантура да укыдым. Шушы арада исә докторлык дессертациясен якларга җыенып йөрим. Мин гомерем буе Флера апа алдында бурычлы һәм рәхмәтле. Ул мине һәм минем кебек гади авыл балаларын авыр, серле фән дөньясына кертеп җибәрде.”

Флера ханым белән бергәләп 11 дәреслек язган доцент Кадрия Фәтхуллова да Флера Сафиуллинаны үзенең остазы дип саный.

“Ул, чыннан да, безнең чын укытучыбыз, чын остазыбыз. Чөнки фәндә зур уңышларга ирешеп тә, профессорның укучылары булмаса, аңа күңелсез булыр иде. Моның белән Флера Сафиуллина бик бәхетле шәхес, чөнки аның үзе төзегән кафедрасы, аны яратучы укытучылар бар. Һәм без аның белән берлектә күп кенә эшләр башкарабыз. Әйтик, мәктәпләр өчен укыту методик комплекслар төзибез, университетның төрле факультетларында татар телен өйрәтәбез. Флера апа исә безнең эшчәнлегебездә даими юнәлеш һәм методик киңәш биреп тора.”

Флера Сафиуллина хакында әлеге язманы әзерләгән вакытта, “Азатлык”ның Казан студиясенә Америкада туып-үскән, Казанга татар телен өйрәнергә килгән аның укучысы килеп керде. Кайл исемле егет даими рәвештә “Азатлык”ны тыңлап бара һәм аның ярдәмендә татар телен камилләштерә икән. Ул да “Азатлык” радиосы аша яраткан укытучысын, үзе әйтмешли чит илләрдән килгән студентларга “татар теле анасы” булган Флера Сафиуллинаны олы юбилее белән котлады.

XS
SM
MD
LG