Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаяз Исхакый конференциясе узды


Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында билгеле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Анда Казаннан килгән филология фәннәре докторлары Резеда Ганиева һәм Зөфәр Рәмиевлар, Алабуга, Стәрлетамак, Бөре шәһәрләреннән килгән галимнәр катнашты. Конференциядә Гаяз Исхакый иҗаты төрле яктан яктыртылды, аның әсәрләрен басу буенча текстология мәсъәләләре күтәрелде. Башкорт дәүләт педагогия университеты профессоры Суфиян Сафуанов сүзләренчә, Гаяз Исхакый Башкортстанда еш булган, ул монда кымыз эчәргә килгән, кайбер әдәби әсәрләренә азык тапкан. “Исхакыйның күпчелек драма әсәрләре дә Башкортстанда сәхнәгә куелган. Татар профессиональ театры беренче тапкыр Уфада куелган Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән яшәү” драмасы белән башлана. Ул 1906 елның 21 апрелендә куелган. Ләкин Казан моны күрмәмешкә салышып шул елның ахырында куелган бер әсәр буенча татар театры юбилеен уздырдылар.
XS
SM
MD
LG