Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:30

Дүшәмбе Пирамида күңел ачу үзгендә Татарстан муниципаль берәмлекләр шурасының 3 корылтае узды.

Муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйт Шакиров узган елга гомуми күзәтү ясап бу өлкәдә күбесенчә тәртип урнаштырылган диде. Киләчәктә чишелергә тиешле мәсьәләләр аныңча ул берәмлекләргә бирелгән бюджет акчаларын арттыру һәм салымның күп өлешен муниципаль берәлмлекләр хисабында калдыру проблемасы.
Хөкүмәт безгә җиткергәнчә, быел муниципаль берәмлекләргә бюджеттан бер миллиард ярым сум каралган. Бу акчалар төрле берәмлекләргә халык саны буенча бүленеп бирелде. Авылларда исә кеше саны аз, ә проблемалар районга караганда күбрәк.Шуңа күрә бу акчалар авылга барып җитми, ди Минсәгыйт Шакиров.
Биредә чыгыш ясаучылар сүзләреннән күренгәнчә, бүгенге көндә районнарның чикләрен билгеләү проблемасы да кискен тора. 30% районның чикләре билгеле түгел әле, ди Шакиров. Шулай ук аны, үз милекләрен сакламаган өчен көннән-көн күбрәк район башлыкларының җаваплылыкка тартылу мәсьәләсе борчый.
Апас районында хакимият башлыгын бер ел эчендә милекне сакламаган өчен 25 тапкыр җаваплылыкка тартканнар, Кама Тамагыныкын 25 тапкыр, Тәтеш районы башлыгы 33 тапкыр җаваплылыкка тартылган, ди муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе Минсәгыйт Шакиров.
Салым турында сүз чыккач, муниципаль берәмлек җитәкчеләре бер тавыш белән салымнарның берникадәр өлеше районга калдырылсан иде дигән сорау белән чыктылар. Бигрәк тә монда яңа кертелергә торган транспортка булган салымнар турында сүз бара. Яңа Чимә районы Шахмай авыл җирлеге башлыгы Рифкать Якупов салымнар турында болай диде:
Безгә яшәр өчен бүгенге көндә җир салымы кала. Аның бәяләре бик түбән әлегә. Бу акчалар белән әллә күпме әйбер эшләп булмый. Бездә ул өч авылга якынча 60 мең. Бүгенге көндә бу акча түгел, билгеле. Милек өчен салым бар. Аны шунда яшәүчеләр түли инде. Ләкин аның да яртысы өлкән кешеләр, түләмиләр. Бу да үзенә күрә бер проблема. Бүген исә транспортка салым турында сүз барды. Бездә машиналар аз түгел. Машиналар безнең юллардан йөриләр, салым җыялар, ләкин бу акчалар әллә республика, әллә федераль казнага китә. Әмма безгә түгел. Салым акчалары безгә күчеп барса, яхшы булыр иде.
Минзәлә районы башлыгы Рөстәм Гафаров сүзен башлап, иң элек үз районында президент Шәймиев кушканча кредит алучыларны санын арттыра алуы турында әйтте. Хәтта үзенең дә кредит алуын ассызыклап китте. Чыгыш барышында президент белән район башлыгы арасында мондый әңгәмә дә булып алды:
- Мин сезне күрсәм Миңтимер Шәрипович, минем башта сөт кенә.
- Бик әйбәт нәрсә әйттең әле син, безнең кайбер район башлыклары сыер санын киметә бит әле. Алар белән нишләргә кирәк. Тукай районында мөгезле өре төрлек саны 4000 башка киметелгән. Кайсыбер районда аннан да арттырып җибәргәннәр әле.
Сөт турында сүз чыккач күп кенә район башлыклары соңы арада аның бәясе төшүе турында әйтте. Әле ярты ел элек сөтнең литры 10 сумнан сатып алынса, хәзер 6-7 сум. Бу авыл иктисадына шулай ук нык тискәре тәэсир итә, ди монды җыелганнар. Шәймиев исә бу мәсьәләгә карата мондый фикер белдерде:
Бүгенге көндә кибетләрдә 15-16 сумга сатылган сөт, чын сөт түгел ул, оннан ясалган сөткә ошаган су. Ә без үзебезнең чын сөтебез белән кул сузып йөрибез. Әмма иртәме-соңмы халык аңлыячак. Сөткә бәя артачак, артсын да.
Районнардыгы йортларны төзекләндерү мәсьәләсенә килгәндә Минзәлә башлыгы белән Шәймиев арасында мондый әңгәмә туды.
- Иң күгәреп беткән түбәләр Минзәлә шәһәрендә. Бер вакыт боралак белән килеп төштем, андый хәлне күргәнем юк иде минем. Ни өчен әйтәм, хәзер менә капеталь төзекләндерү турында сөйләштек, төзекләндерергә кирәк. Шуңа күрә синдә бүген түбәләр бар, әмма күгәргән.
- Күгәргән түбә булганда аны буяп була әле, ә менә түбәләр булмаса, менә монысы начар. Төзекләндерүгә килгәндә былтыр без, районның барлык урамнарында да баганалы ут керттек. Миңтимер Шәрипович сез ничектер Татарстанны төнлә һавадан карыйсым килә, дип әйткән идегез. Мин сезне төнлә Минзәләгә килергә чакырам. Шул чак күгәргән түбәләр дә күренмиячәк.
Залда утыручы күп кенә җитәкчеләрнең фикерен Рөстәм Гафаров бер җөмлә белән белдерде. Билгеле залдагылар бу фикерне хуп күрде.
Күптән түгел мин дә үз сөйләмемдә, Миңтимер Шәрипович кебек “Без булдырабыз” дигән сүзне кулландым. Шуннан соң, бер кохоз рәисе миңа әйтә “Әй Рөстәм әфәнде, акча булса, без дә булдырыр идек аны”, ди.
Җыелышны төгәлләп президент, “хәзер акча бар, аны акыллы итеп тота белеп, районны үстерергә генә кирәк” диде. Бу акчаларны үз максатларында кулланган җитәкчеләрне исә бик каты хөкем көтә, дип кисәтте Шәймиев:
“Еш кына авыл җирләрендә акчага бәйле күп кенә канун бозулар күзәтелә. Прокурор кушса, төрмәгә утыртачакбыз. Бу бит урлау, хокук бозу. Без бит бу акчаларны районны үстерер өчен бирәбез”, диде Миңтимер Шәймиев.

XS
SM
MD
LG