Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Мьянмар полициясе оппозиция әгъзаларын тоткарлады


Мьянмардан килгән хәбәрләргә караганда, полиция Нобель тынычлык бүләге иясе Ауң Сан Суу Кьи яклы 20-ләп кешене тоткарлаган.

Мьянмар башкаласында Суу Кьиның оппозицион фиркасе әгъзалары Суу Кьины тоткарлауга ризасызлык белдереп аның өенә таба урам йөреше оештырды. Юлда аларны полиция машиналарга утыртып алып киткән.

Суу Кьи бүгенгә кадәр генә йорт сагына алынган иде. Хакимияттәге хәрбиләр аның йорт сагы астында калу мөддәтен озайтты. Әмма бу озайтуның яртымы, берме елга булуы әле ачык түгел.

Соңгы 18 елның 12-сен Суу Кьи төрмәдә, я йорт сагы астында үткәрде.

XS
SM
MD
LG