Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия үз очкычын бәреп төшергән Русиядән гафу үтенү таләп итә


Тифлис Русиядән узган айда Грузиянең очучысыз күзләү очкычын бәреп төшергән өчен гафу үтенүне һәм тиешле компенсация түләүне таләп итә.

Абхазия күгендә ул очкычны Русия хәрби һөҗүм очкычы бәреп төшергәнлеген кичә БМО күзәтүчеләре дә үз хисапларында раслады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы бу хисапка ышанмавын әйтә һәм хисапка нигез булган тикшерүнең сыйфатлы итеп үткәрелгәнлегенә шик белдерә.
XS
SM
MD
LG