Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:02

Путин Алабугага килде

  • Азатлык радиосы

Русия хөкүмәте башлыгы Путин “Алабуга” махсус икътисад төбәгендә “Солерс” ачык акционерлык җәмгыяте биләмәләрен электромобильне үзе йөртеп карап чыкты. “Северсталь-авто” хәзер яңа исемдә ул “Солерс” дип атала. Башта Путин “Fiat Ducato” машиналарын җыюны карады. Әлегә монда 600 кеше эшли. Киләчәктә аларның саны 6 меңгә җитер дип планлаштырыла. Монда “Fiat Ducato” микроавтобуслары һәм “Isuzu” йөк машиналары җитештерелә. Әлегә елына барлыгы 120 мең машина чыга.
“Алабуга” махсус икътисад төбәгендәге эш белән танышкач, Владимир Путин Русиядә автомобиль сәнәгатен үстерүгә багышланган киңәшмәдә катнашты.

XS
SM
MD
LG