Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия армиясе милкен сата башлады


Русия саклану министрлыгы хәрби җитәкчелекнең каршы булуына карамастан Мәскәү янындагы буш казармаларны аукционда сатты.

Сату турында фәрманны саклану министры Анатолий Сердюков бирде.

Русия хәбәр агентлыклары белдерүенчә, ул казармалар урнашкан урыннары белән бергә бер хосусый ширкәткә 2 ярым миллиард сумнан кыйбаткарак сатылган.

Милекне сату белән бергә Сердюков министрлыктагы һәм баш хәрби идарәдәге офицерлар санын да киметергә тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG