Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ябудан куркып сайт ачмый тормыйлар


Beznen.ru хуҗасы Илфат Фәйзерахманов: “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”, - ди.
Beznen.ru хуҗасы Илфат Фәйзерахманов: “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”, - ди.

“Бүредән куркып урманга бармыйча тормыйбыз” һәм “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла”. Интернетка каныгуга Татнет шулай җавап бирә.

Бәйсез“Уфагуб.ком” сәхифәсен тикшерүләр дәвам итә. Башкорстандагы бу экстремизмда гаепләп прокуратура җинаять эше ачкан иде. Хәтта сәхифә белән хезмәттәшлектә гаепләнгән берничә кешенең фатирларында тентү үткәрелгән. Инде алдан ук сайт үзен ябарга мөмкиннәр дип, ике өстәмә "көзге" ясап куйган булган. Ufagub.info, Ufagub.livejournal.com адреслары буенча.

“Уфагуб.ком” сайтында рәсми Уфа гына түгел, ә башкорт милләтчеләре һәм зыялылары дә мыскыллау күрә. Бу бигрәк тә форумнарда фикер алышучылар сүзләрендә сизелә. Алар идарәдә дип саналучы башкортчыларны кимсетеп маймылга да тиңли. Бүген бу Башкортстандагы урыстелле һәм "урысчы" сайттан битәр менә шулай итеп анда язышучыларга "куркыныч янала". “Уфагуб.ком” янындагы хәлләр Татарстанда сайт тотучыларны да шомга салган. Алар канунны тагын да катгый рәвештә үтәп, форумнардагы шикле язмаларны даими рәвештә сызып, сак кыланып эшләргә туры килер дип белдерә.

Бер ай ярымлык “бала атасы” сөйли

Matbugat.ru бер айдан артык эшләп килә һәм татарча аралашучы тулыканлы сайтка әверелгән. Бу сәхифә хуҗасы Данил Сәфәров кануннарны саклап эш йөртсәң, сайтыңа куркыныч яный алмый, дип саный. Әлегә исә аңа форумында шәхесләрне кимсетә торган, яла ягучы язуларны сызып торырга туры килә. “Абсолют бәйсезлек юк. Кануннарга язылган бит, ни язарга ярый, нәрсә ярамаганы? Шуларны үтәргә туры килә”.

Сәфәров бер сайтны ябырга теләсәләр, аны ясаучыларга, язучыларга җинаять эше ачылса кабаттан да шул кануннар ярдәмгә килә ала дип саный. “Мәхкәмә аша ябырга теләүчеләрне тыярга, кабаттан ачылырга да була”, - ди ул.

Matbugat.ru хуҗасы Данил Сәфәров.

Данил Сәфәров шулай ук Интернет-газета белән гади сайт аермасын да күрә. “Сәхифә матбугат булып теркәлсә, форумнарын тәүлек дәвамында карап, чистартып торучы кирәк, дип беләм. Әгәр дә ул гадәти бер сайт булса, хәл гадиерәк. Шулай да моңарчы Интернет чыганакларга канун әллә ни катгый түгел иде. Әлегә Интернет бәйдә тотыла торган тирәлек кебек күренми”, - дип өметләнә Данил Сәфәров.

Бер атналык “бала атасы” сөйли

Beznen.ru веб-сәхифәсе исә бер атна элек кенә пәйдә булды. Тик аңа да куркырга сәбәп бар. Һәр мәкалә астында талашыр, фикерләшер, аңлашыр өчен форум ачылган. Димәк “Безнең гәҗит” чыганагын каралатыр яки юк итәргә теләүчеләр форумында сүгенеп утыра ала. Ә хуҗасы Илфат Фәйзерахманов исә куркып утыра алмыйм ди.

“Мин Интернетны даими күзәтеп барам. Ingushetiya.ru бәйсез порталы җирле идарәләрдән зыян күрде. Хәзер Ufagub.com сайтына чират җитте. Теләсәләр безнең сайтны да, газетаны да ябарга мөмкиннәр. Рычаглары бар бит. Кануннарны ничек телиләр, шулай бора алалар. Тик “бүредән куркып урманга утынга бармыйча калып булмый” инде”, - дип искәртә.

Ул да үз чыганагын “тулы бәйсез дип атып булмый торган чыганак” дип саный. “Тулысынча бәйсез булган газета тотып булмый, барыбер без ким дигәндә кануннарга, җирле идарәгә бәйле”, - ди ул.

Шулай да Уфадагы сайтка каршы юнәлгән Илфат Фәйзерахмановны саграк кыланырга чакырган. “Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла” дигән кебек, бу безгә ишарә инде. Мин дә сайтымда экстремистик юнәлештәге мәкаләләр чыгармыйм. Шулай ук форумда да андый фикер калдырсалар, сызарга туры киләчәк. Чөнки кырыс карашлы, әйтик мылтык алырга кирәк дип язучылар да табылачак”, - дип аңлата Фәйзерахманов.

XS
SM
MD
LG