Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:24

Узган атнада Шәймиев татар язучылары белән очрашкан иде. Биредә язучылар тарафыннан районнарда китап сатылмау һәм гомумән татар мәдәниятен үстерүгә кагылган проблемалар күтәрелде. Болар турында президент үзидарә җитәкчеләре белән дә сөйләште.

Узган атнада Миңтимер Шәймиев 323 язучы белән очрашып, тел әдәбият проблемалары турында сөйләшкән иде. Бу очрашуда язучы Рәфкать Кәрәми республика башлыгына мондый сорау биргән иде.

"Безгә озакламый Акмулла кебек арба тартып авылларга чыгып китергә туры килмәгәе. Элек үзәкләштерелгән система бар иде. Авыл китапханәләренә китаплар тарала иде. Хәзер ул система юк. Һәр район китапны үзе кайтарырга тиеш. Кызганычка каршы күп районнар бу эш белән шөгыльләнми. Шуңа күрә сезгә зур үтенеч бар. Район башлыкларын җыйган бер киңәшмәдә “егетләр әйтегез әле узган ел кайсы район ничә китап кайтарды” дигән сорау бирсәгез иде" дигән иде Рәфкать Кәрәми.
Белешмә өчен. 2007 елда Татарстанда 1118 мең данә китап чыгарылган
Татар китапларын иң күп сатып алган районнар ул Азнакай, Зәй, Саба, Теләче. Биредә китап алырга тотылган акчалар да шактый югары. 100 меңнән 800 мең сумга кадәр җитә. Аның каравы Биектау, Апас, Кайбыч, Түбән Кама районнарында китап алырга бер тиен акча да бүленеп бирелмәгән. Республиканың калган районнарында якынча 10 меңнән 60 меңгә кадәр акчаларга китап алулары теркәлгән.
Берничә көн узганнан соң президентның муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре белән очрашуы узды. Биредә көндәлек кирәк-ярак проблемалар белән беррәттән, Миңтимер Шәймиев район, авылларда китапның аһәмиятен, гомумән мәдәниятне үстерергә кирәклеге турында әйтте. Шул рәвешле кыска вакыт эчендә язучыларның сорауларын үзидарә башлыкларына җиткерде.
“Бүгенге көндә 400 меңгә якын китап тик ята. Китап сату тәртибе бөтенләй юк дияргә була. Бу мәсьәләдә утырып сөләшергә кирәк. Хәзер китапларны сата торган яңа ширкәтләр бар. Алар ярдәмендә сатыргамы? Без барыбер китапларны бюджет хисабына чыгарабыз. Сатсыннар гына, монда керем алу турында сүз дә бармый инде. Бу мәсьәләдә сез үзидарә башлыклары күп нәрсә эшли аласыз.
Район башлыкларына әйтәм. Бүгенге көннән һәр районда китап кибете булырга тиеш. Беләм китап сату табыш китерми, әмма максат ул түгел. Мин районга килгән саен беренче чиратта юллар һәм торак төзелеше ничек бара дип сорасам, хәзер бу исемлеккә китап кибете дә кушыла. Районга баргачтын ук беренче чиратта китап кибетенә керәчәкмен.
Китапларны авылдагы китапханәчеләргә бирергә кирәк. Рәхәтләнеп сатып ятсыннар, акчаларын да үзләренә алсын, сатсын гына. Бөтен китапханәне сатып бетерсә дә сүзебез юк. Халык укысын гына”, - ди Миңтимер Шәймиев.
Президент сүзләренчә, еш кына республиканың мәгариф министры, район башлыклары да аңа, районнарда татар мәктәпләренең җитмәве турында әйтә икән. Моның белән президент килешми һәм гаепне үзләреннән эзләргә киңәш итә.
“Еш кына минем федераль үзәк тарафыннан татар мәктәпләренең хокуклары кысыла дигән фикерне ишеткән бар. Федераль үзәкнең ни өше бар монда. Әгәр үзегез татар мәктәпләренә укучылар җыя алмыйсыз икән, монда гаепне башкалардан эзләргә кирәкми. Үзебезнең булдыксызлыгыбызны күрсәтмәс өчен без һәрвакыт берәр дошман уйлап чыгарырга торабыз. Беркем бер нәрсә әйтми. Үзебез бит эшләмибез”, ди Шәймиев.
Үз чыгышында президент мәгарифтәге милли компонент темасына да фикер әйтте. Аныңча бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары дөрес түгел мәгълүмат тарата. Аларга ияреп кешеләр исә үз балаларын татар мәктәпләрендә укытырга теләми, янәсе аларның киләчәге юк. Татар мәктәпләренең алдагы язмышлары турында Шәймиев болай диде:
“Беренче карашка акыллы фикерләр әйтеп без бу мәсьәләне абсурд хәлгә җиткерәбез. Сөйләшә белмәгән тел булып чыга инде бу. Рәсми рәвештә әйтәм. Монда сүз татарча укытуны бетерү турында сүз бармый. Кирәк булса тагын да күбрәк ач татар мәктәпләрен, беркем тыймый. Алар ничек эшләгән, шулай эшлиячәкләр. Кирәк булса әле тагын ачачакбыз мондый мәктәпләрне”, ди Шәймиев.
Шулай итеп өлегрәк үзидарә башлыклары мәдәнияткә кадәр әле торак төзисе, юллар ясыйсы, тегесен карыйсы, монысын карыйсы бар дип зарлансалар да, хәзер республика башлыгы мәдәниятне дә бу өлкәләр белән бер дәрәҗәгә күтәрде. Мәдәният проблемалары Татарстанның иң югары җитәкчелегенә үк барып җиткән икән инде, димәк районнарда бу өлкәдә чыннан да бар да тәртиптә түгел.

XS
SM
MD
LG