Accessibility links

Кайнар хәбәр

Непалда халык сайлаган мәҗлес эшкә керешә


Непалда апрель аенда сайланган мәҗлес бүген эшкә керешү анты бирде.

Хәбәрләргә караганда, ант бирү тантанасыннан соң берничә минуттан Гянендра патша 3 машинадагы төркем белән сараеннан чыгып киткән.

Патша сараеннан моңа нинди дә булса аңлатма бирелмәде.

Бүген хөкүмәт патшаны сарайдан үз ихтиары белән китәргә чакырган иде.

Монархияне бетереп, Непалны федераль демократик республика дип игълан иткәннән соң парламент яңа конституция әзерли.
XS
SM
MD
LG