Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда РНЕ кешеләре хөкем ителде


Элегрәк тикшерүчеләр РНЕ вәкилләренең гамәлләрен "тәртип бозу" дип атаса, бу юлы аларга "милләтара нәфрәт" мәтдәсе нигезендә бәя бирде.

Казандагы мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә бу көннәрдә, үтә милләтче карашлар белән танылган Рус милли бергәлеге (РНЕ) оешмасы әгъзаләренең мәхкәмә эше тора. Белгәнегезчә, дәшәмбе көнне, Казанның Совет районы мәхкамәсе 5 Казан кешесен экстремистлык һәм милләтара нәфрәт тудыру, корал саклау һәм башка мәтдәләр белән ел ярымннан 7 елга кадәр вакытка иректән мәһрүм итү карарын чыгарды.
Урыс милләтчеләренең эшен карау ябык ишекләр артында барды һәм гаепләнүчеләр кылган җинаятьләр турында тәфсилле мәгълүмат зур сер булып сакланды. Элегрәк тикшерүчеләр бу оешма вәкилләренең гамәлләрен гади тәртип бозу, талау дип атаса, бу юлы гаепләнүчеләрнең эшләренә милләтара нәфрәт тудыру мәтдәсе нигезендә бәя биргәннәр.
Гаепләү Казан кешеләре 28 яшьлек, яшь бала анасы Екатерина Мельникова, 23 яшьлек Евгений Назаров, 32 яшьлек Александр Павлов, 21 яшьлек Леонид Кислинский һәм 18 яшьлек Чаллы егете Антон Духовичныйга белдерелде.
Дәүләт ягыннан чыккан гаепләүче як, мәхкәмәдә чыгыш ясаганда, бу эшнең Татарстан өчен гадәти түгеллегенә басым ясады. Бу эш турында, бу яшьләрнең нинди җинаятләр кылуы турында мәгълүматлар рәсми оешмалардан аз-азлап кына чыгарылды.
РНЕ, үтә милләтчеләр оешмасы, рәсми рәвештә тыелган булса да, үз эшчәнелеген барырер алып барган. 2005 елда алар үз эшәрен рус милләтен өстен куйган, башка милләтләрне кимсеткән текстлар таратудан башлаган, шуннан соң, Казандагы бер кафеда, яһүдләргә охшаган дип, ике кешегә бәйләнгән, аларны кыйнаган. Моның очен төркем башлыгы Екатерина Мельниковага һәм тагын берничә кешегә тәртип бозу мәтдәсе белән акчалата җәза бирелгән. Бу хәлдән соң, ( РНЕ) Рус милли бергәлеге оешмасы башлыгы Александр Баркашов, үзенең карары белән шушы Екатерина Мельникованы оешманың Татарстандагы бүлеге башлыгы итеп билгеләгән.
2006 елда РНЕның Татарстан бүлеге яшьләре Казанның Арча зиратында икенче бер яшләр оешмасы готларга бәйләнгән. Алар зират янында, РНЕ вәкилләре карашынча “әһлаксыз” рәсемнәр төшергән булган, шуңа РНЕ төркеме башлыгы Екатерина Мельникова һәм аның бер тарафдары аларны “тәрбияләргә” булган. РНЕ вәкиләре Арча зиратында булган ике яшь кешегә бәйләнгән, аларның әйберләрен тартып алган. Шушы яшьләр милициягә шикаять иткән, РНЕ кешеләрен вакытлыча кулга алганнар.
Соңыннан, оешма вәкилләре бу готлар оешмасына кергән яшьләр яшәгән өйдә аларны мыскыллаган текстларны таратып чыккан, аларга телефоннан шалтыратып янаган булган, дип хәбәр ителә.
Шуннан соң, шушы ук 2006 елда РНЕ кешеләре Казан үзәгендә кара тәнле Мали студентын кыйнаган. Җирле газеталар хәбәр иткәнчә, бу егет, Казанда тынычрак итеп, Воронеждан күчеп килгән булган. Бу һөҗүмгә бәйле рәвешкә РНЕ яшьләрен кулга алганнар әмма шәһәрдән китмәү шарты белән иреккә чыгарганнар.
Бу һөҗүмнән сөң, шушы үтә милләтче оешмасы вәкилләренең гамәлләрен “тәртип бозу” дип түгел, “дин, тел, милләт, төс, кыяфәткә бәйле рәвештә милләтара низагны тудыру максатында кылынган җинаять” дип бәяли башлыйлар. Татарстан Прокуратурасы бу кыйнауны тикшерә башлый. Соңыннан кара тәнле кешене кыйнау эшен, готларга булган һөҗүм белән бәрләштерәләр һәм РНЕ оешмасының иң актив әгъзаләрен кулга алалар.
Тикшерә торгач, оешманың башка гөнаһлары да табыла. Җирле матбугат язганча, шушы яшь ана Екатерина Мельникова һәм аның дуслары оешмаларының эшчәнлеге өчен Казан эшмәкәрләреннән акча таләп иткән. Аларны куркыту өчен, хәтта шартлаткыч та ясаган.
Шулай ук, тикшерүчләр сүзләренә караганда, бу төркем корал юнәтү максатында, Казандагы милициянең бер бүлегенә һөҗүм оештырмакчы булган икән. Һәр хәлдә, оешманың башлыгы Екатерина Мельникова шундый белдерүләр ясаган булган икән.
Бу кешеләрнең җинаятьләрен тикшерү ел ярымга сузылган, шушы вакытны алар вакытлыча тоткарлау бүлегендә үткәргән.
Бу эшне мәхкамәдә карау да берничә айга сузылды, дүшәмбе көне Казанның Совет районы мәхкәмәсе бу эшләр нигезендә гаепләү карарын чыгарды.
РНЕ оешмасының җирле бүлеге башлыгы Екатерина Мельникавага карата 7елга иректән мәһрүм итү җәзасы чыгарылды, гаепләүче як аңа 12 ел бирүне таләп иткән булса да.
Төркемнең башка әгъзаләренә 6 елдан артык, 6 ел, 3,6, 1,6 ел һәм шартлы рәвештә 4 еллык җәзалар бирелде. Шулай ук, мәхкамә төркемнән ике кешене 100 мең сумлык акчалата җәзага да һөкем иттеләр.
Гаепләүче як мәхкамә карарын, гадел дип саный, яклаучылар исә, карарны артык кырыс дип бәяли һәм югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG