Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:32

Интернеттагы Татарстанның "яшел битләре" Малайзия тәҗрибәсенә таяна. Тик әлегә ул урысча гына эшли.

Казандагы мөселман эшмәкәре Ленар Якупов юлбашлыгында Halalpages.ru атлы мөселманнар өчен веб-хезмәт рәсми рәвештә үзен таныта башлады. Ул - мәгълүмати проект. Хәләл мал, ризыклар җитештерүчеләрне кулланучылары белән бәйләргә тели.

Хәләл базары киң таралмаган дисәләр дә

Бу нисбәттән Русия ислам университеты бинасында узган махсус тәкъдир итү чарасында Ленар Якупов: “Хәләл базары читтән әллә ни киң таралмаган дисәләр дә, чынлыкта ул шактый киң”, - дип белдерде. Ул шулай ук гадәти һәм киң куллануда булган ит һәм казылык кебек ризыклар гына түгел, кондитер эшләнмәләре, косметика, хәтта дару ише медицина кирәк яраклары да хәләл булуын раслады.

Чыганакны оештыручылар бер елдан тулы көченә эшләп китәр дип көтә. Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте исә муфтият каршындагы “Хәләл” комитеты фикерен таратты. “Бу проект хәләл продукция турында тулы мәгълүмат бирүдән тыш, җитештерүчеләргә чимал һәм партнерлар табуга да ярдәм итәчәк, шул исәптән, чит илләрдә дә. Без, Фарсы култыгы илләреннән Татарстанга инвестицияләр җәелеп итү белән кызыксынабыз. Сайтта төрледән-төрле күргәзмәләр һәм конференцияләр хакында мәгълүматлар урнаштырылачак һәм анда җитештерүчеләр дә катнаша ала”, - диелә анда.

Малайзиядән кайткан банкчылык, кредитлар

Үз чиратында Ленар Якуповның тәҗрибәсе дә бар инде. Малайзиядә икътисади белем алган егет ислам банкчылыгы, кредитлар, эшмәкәрлек буенча Казанда иң тирән белемле кешеләрнең берсе булып санала, лекциялар укый. Шулай ук хаҗ оештыру буенча да ул мөфтияткә киңәшләре белән ярдәм иткән. “Домобедов” исемле күчмә ашханәсе “бисмиллә” белән пешереп банкетлар ясый. “Зеленые страницы Татарстана” (“Татарстанның яшел сәхифәләре”) атлы башкаларның махсус дини һәм хәләл хезмәтләрен рекламалаучы еллык каталог та чыгара. Интернеттагы проекты да шартлы рәвештә шулай атала һәм кәгазь версияның дәвамы булып тора.

"Благодать" атлы ширкәт рекламасында терлек рәсемнәрен куллана.

Ленар Якупов бу эшләргә дә Малайзия тәҗрибәсеннән рухланып эшли. “Малайзия – иң алга киткән мөселман иле дип саныйм. Анда югары технологияләр алдынгы, ятырым-инвестицияләр камил эшли. Кешеләре дә белемле. Алар тәҗрибәсе аша без Татарстанда да Интернет аша ислами һзм хәләл хезмәтләрне, мәгълүматны, белемне, мәгарифне үстерергә теләдек”, - ди ул. Тик аның проектлары әлегә урысча гына эшли.

Татар егетләре ит сата

Halalpages.ru үз оештыручыларына Русиядәге иң камил шундый сайт булып күренә. Әйе, инде 2002 елда ук шундый Halal.ru сайты ачылган иде. Тик ул эшләми. Аның турында беренчеләрдән булып Дагыстан мөфтиятенә бәйле булса да татар Марат Сәйфетдинов ясаган Islam.ru язган иде. Хәер, Islam.ru үзе дә инде хәбәр тарату белән бергә сату-алу, аралашу, диндарлар арасындагы хезмәттәшлек урыны булып тора. Ә Halal-produkt.ru сәхифәсе эшли. Анысын "Багратионовкий" сәүдә үзәгендәге татар егетләре - чын-чынлап мөселманча ит сатучы кешеләр ачкан.

Мәскәү астында хәләл ит ясаучы Ибраһим Насыйров урыс матбугатында да еш чыгыш ясый. Ул "Сафа" атлы ит комбинатын тота. Әйтик "АГРОБИЗНЕС" журналына хәләл ит җитештерү ел саен 10–15 процентка арта дип сөйли. Аның да Интернеттагы Safahalal.ru сәхифәсе ит сата. "Благодать" атлы ширкәт тә үз сайтын ачкан. Шулай ук Halalpages.ru кебек Казандагы Halal.islamtat.ru сайты да эшләп килә. Ни өчен хәләл хезмәтләрне Интернетта беренче чиратта татарлар яки Татарстан башкара?

Бабайлар эшен дәвам итеп

“Чөнки безнең бабайлардан калган гадәт бу. Электән үк алар ризыкның чисталыгына, аның рухи кадеренә игътибар иткән. Шуңа күрә иң күп җитештерүче дә, кулланучы да - монда яши. Без борынгылар эшен заманча итеп дәвам итүчеләр генә”, - ди Динар Садыйков.

Садыйков Татарстанның Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитетында эшли. Халык яратып ала торган мантый, пилмән һәм башка әйберләр арасында ялганнары да була. Комитет аларны тыярга тырыша. Кайчакны тыярга да кирәкми, хәрәмсез эшләгән ширкәтләр үзләре дә ябыла.

Җә “Җәмилә”, син кайда?

Дини йолаларга таянучы эшмәкәрлек кыенлыкларга да очрый. Әйтик, бу елны “Заря” ширкәтендә милли үзенчәлектәге һәм хәләл ризыклар да чыкмый башлады. “Заря” Татарстан Диния идарәсенең хәләр буенча комиеты күзәтүе астында хәмерсез, терлек мае кушылмаган “Батыр” печеньесы, “Алсу”, “Җәмилә”, “Сандугач”, “Карлыгач” конфетлары да чыгара иде. Чыгарыр да иде, тик “Заря” фабрикасы үзе ябылып тора шул.



Ничек уйлыйсыз, хәләл темасы татар-башкорт өчен бүген мөһимме? Сез һәм танышларыгыз нинди хәләл, ризык, дини хезмәтне куллана? Ит, казылык, татлы тәгам, бизәнү әйбере, милли һәм дини кием, банкачылык, табиблек, өшкертү, алкогольсез тантаналар, дини йолалар, китап, CD, бүләк яки башкалар? Аларны кемнән аласыз, мәчеттәнме, таныш аксакалдан, әллә бер шәхси фирмаданмы? Мөселманнарга Русия һәм Татарстанда һәр шәһәр-авылда андый мөмкинлекләр бармы?

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG