Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Быел Русиядә милләтара нәфрәт нигезендәге хөҗүмнәрдә 72 кеше үлгән. Ел саен үлүчеләр саны арта һәм ксенофобия көчәя.

Әгәр 2007 елны такырбашлар хөҗүме нәтиҗәсендә, 50 кеше үлгән булса. Быел инде 4-5 айда гына да 126 хөҗүм теркәлгән һәм анда 72 кеше үлгән. Бу хакта Кеше хокуклары Мәскәү бюросы директоры Александр Брод Интерфакска хәбәр иткән.

Беренче чиратта хөҗүмнәр саны буенча Мәскәү һәм Мәскәү яны (25 үлүче, 80 артык зыян күрүче), Питербур (16 үлүче, 19 зыян күрүче) тора. Аннары Свердлау (3 үлүче, 4 зыян күрүче), Ульян (2 үлүче) һәм Воронеж (1 үлүче, 11 зыян күрүче) килә.

Хөҗүмнәр славян булмаган йөзле кешеләргә, бигрәк тә Кавказ, Урта Азиядән килгәннәргә ясала.

“Мигрантлар бу җинаятьләрдә яңа төп кешеләр. Мәскәү, Питербур кебек зур шәһәрләргә акча эшләргә килгән эшчеләр, базарда сату итүчеләргә хөҗүмнәр кылынуы шуны күрсәтә”, ди Русия фәннәр академиясенең фәлсәфә институты хезмәткәре Александр Пензин.

2008 елны иң күп хөҗүмнәр үзбәкләргә (12 үлүче, 10 зыян күрүче), аннары кыргызлар (9 үлүче, 5 зыян күрүче), таҗиклар (6 үлүче, 23 зыян күрүче), әзербәйҗаннарга (6 үлүче, 7 зыян күрүче), урыслар (5 үлүче, 28 зыян күрүче) булган.


Күптән түгел метрода үзбәк кызы Йолдыз Хакназарова да такырбашлар тарафыннан каты кыйналды. Бу хәлдән соң мөфти Нәфыйгулла Аширов славян йөзле булмаган кешеләрне сыендыручы аерым мәхәллә төзү тәкъдиме белән дә чыккан иде.

“Кызны вәхшиләрчә кыйнаганнар, борынын сындырганнар. 4 көн авыр хәлдә ятты. Ә хастаханәгә килгән милиционер аңа “уйлап карагыз әле, бәлки сез үзегез егылгансыздыр дип әйткән”, ди Аширов.

Ул элек хакимият, хокук саклаучылар тарафыннан яклау бар иде һәм хәзер дә проблеманың төбенә игътибар итәргә кирәклекне әйтә.

Күпләр Русия хакимияте бу проблемага күз йома дип саный. Яки инде бу рассачылык нигезендәге хөҗүмнәр гади тәртип бозуга кайтарылып калдырыла.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, хәзер Русиядә 70 меңләп такырбаш һәм радикал-милли оешма вәкилләре бар. Аларның саны киләчәктә артырга мөмкин диелә. Чөнки башта урыс милләтчеләренә кызык өчен генә ияреп йөргән укучылар да үсеп, аларның санын арттыра.

XS
SM
MD
LG