Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгарифне яклау митингы кичектерелә


Узган атнаны Казанда татар-төрек мәктәпләрен яклап “Мәгариф” оешмасы һәм ата-аналар урам җыены ясаган иде инде.
Узган атнаны Казанда татар-төрек мәктәпләрен яклап “Мәгариф” оешмасы һәм ата-аналар урам җыены ясаган иде инде.

Түбән Камадагы пикет ясалмый. Казанда исә икенче атнага митинг оештырыла. Татар мәгарифен яклап.

Чәршәмбе көнне өйләдән соң татар-төрек мәктәпләрен яклап Казанда зур урам җыены – митинг ясалырга тиеш иде. Ата-аналар ул мәктәпләрне саклап калуны сорап Камал театры каршына чыгарга җыенды. Тик бүген аның ясалмаячагы хәбәр ителде. Бу нисбәттән "Мәгариф" берлеге активисты Рәшит Ягъфәров: "Рәсми даирәләрнең вәгъдәсе бар. Вәзгыять уңай хәл ителер, дип. Шуңа күрә ата-аналар имтиханнар алдыннан хәлне катлауландырмас өчен, урам җыенын оештырудан ваз кичте," - ди.

Узган атнаны Казанда татар-төрек мәктәпләрен яклап “Мәгариф” оешмасы һәм ата-аналар урам җыены-пикет ясаган иде инде. Анда Түбән Камадан килгән ата-аналар да катнашты. Түбән Каманың үзендә дә шушы көннәрдә урам җыены: пикет ясалырга тиеш булган. Тик аны да әлегә калдырып торганнар. Ата-аналардан торган махсус бер төркем Мәскәүгә Русиянең генераль прокуроры Юрий Чайка янына барырга җыена, дип Әлнур Хәдиуллин хәбәр итте. Аның улы да Түбән Камада төрек-татар интернатында укый.

Шулай да 2 июнь көнне Камал театры каршында милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калу буенча бер митинг узачак. Анысы милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы оештырыла. Ул чара да икенче тапкыр ясала. Бу турыда активист Искәндәр Сираҗи хәбәр итә. Бу чара ясалачагын милли хәрәкәттән Рәшит Ягъфәров тә раслый.

XS
SM
MD
LG