Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара Ярлыкау Кеше Хокуклары Декларациясенә тугрылыкны яңартырга чакыра


Халыкара Ярлыкау тагын бер мәртәбә дөньядагы барлык хөкүмәтләрне Гомуми Кеше Хокуклары Декларациясен үтәргә чакыра. Дөньяда кеше хокуклары торышы турында еллык хисабын игълан иткән оешманың бу мөрәҗәгате БМО шул декларацияне кабул итүенә 60 ел тулуны билгеләргә җыенган елга туры килә.

Халыкара Ярлыкау (Amnesty International) бар дөньядагы кеше хокуклары бозылу очракларын документаль рәвештә теркәп баручы иң танылган оешмаларның берсе.

Бу юлы ул шул кеше хокуклары өчен көндәлек көрәштән карашын беразга читкәрәк алып әлеге көрәшнең төп идеалларына таба юнәлтә.

Идеаллар исә кешеләрнең үз фикерләренә ия булу һәм ул фикерләрне бернинди кулга алулардан һәм җәзалаулардан курыкмыйча башкаларга белдерә алу хокукы.

Халыкара Ярлыкау үзенең быелгы еллык хисабында әлеге идеалларның бер дә яңа булмавын искә төшерә. Бу идеаллар 60 ел элек барлык дәүләтләр бергә җыелып төзегән халыкара килешүдә, әлеге дә баягы Гомуми Кеше Хокуклары Декларациясендә рәсми теркәлгән.

Декларация 1948 елның 10 декабрендә БМО Гомуми Җыенында кабул ителде.

Җир шарындагы һәрбер кешенең төп хокукларын берәм-берәм санап чыгучы бу документны ул чакта дөнья җитәкчеләре бик рухланып хуплаган иде.

Әмма бүген күп кенә авторитар хакимиятләр Декларациядә язылган кеше хокукларын танырга теләми.

Халыкара Амнистиянең яңа хисабында күп кенә хакимиятләрнең үз илләрендәге кануннарны һәм халыкара килешүләрне бозып сүз иреген һәм сәяси эшчәнлекне эзәрлекләүләре, кешеләрне аның өчен төрмәгә ябулары турында белдерә.

2007 ел вакыйгаларын үз эченә алган шул хисапта Русия, Үзәк Азия һәм Ираннан күп кенә мисаллар китерелә.

Ирене Хан
Халыкара Ярлыкауның генераль-секретаре Ирене Хан 2007 ел вакыйгалары репрессив хакимият булган илләрдә яшәүчеләрнең үз хокукларын белүен һәм аны бозмауны таләп итүен, әмма хакимиятләрнең аларны тыңларга теләмәвен күрсәтте ди.

“2007 елга карасаң, иң истә калганы Мьянмардагы әфлисун төсендә киенгән монахлар, Пакстанда гаделлек таләп итүче, тигезлек таләп итүче, кануннарның үтәлүен таләп итүче, кеше хокукларын таләп итүче, карадан киенгән хәкимнәр. 2007 елда халык шулай урамнарга чыгып хакимиятләрне оятка калдырды,” – ди Хан.

Төрле илләрнең сәяси диссидентлары һәм кеше хокуклары активистлары җыелышып дистәләрчә ел сакланып килүче шушы вәзгыятне, хакимиятләрнең мондый мөнәсәбәтен ничек үзгәртү турында баш вата.

Оешып килүче демократияләр проекты дип аталган, Көнчыгыш Европада һәм элекке Советлар Берлегендә эш алып баручы Көнбатыш оешмасының җитәкчесе Брюс Джэксон бер ел элек Прагада диссидентлар җыенында чыгыш ясап иҗтимагый оешмалар гына репрессив хакимиятләрне үзгәртә алмый диде.
Брюс Джэксон "Азатлык" студиясендә


“Минемчә, без ватандашлар җәмгыятенә артык зур өмет баглыйбыз. Ватандашлар җәмгыяте демократияне ныгыта, демократия өчен шарт булырга мөмкин. Әмма ул демократияне булдырмый. Беларуста хөкүмәттән бәйсез оешмалар Грузиядәгедән күбрәк. Һәм, әгәр дә хөкүмәттән бәйсез оешмалар үзләре генә демократия тудыра алса, ул чакта Аляксандр Милинкевич ирекле Беларусия президенты булыр иде инде,” – диде Джэксон.

Джэксон да, башка күп кенә хокук яклаучылар да Көнбатыш хөкүмәтләрен үз иктисадый мөмкинлекләрен файдаланып хокук бозучы хакимиятләрне яхшырак сәүдә шартларына ирешү өчен үзгәрергә мәҗбүр итәргә чакыра.

Көнбатыш хөкүмәтләре Судан йәки Мьянмар кебек кечкенәрәк илләрдәге репрессив хакимиятләрне изоляцияләсә дә, хокук яклаучылар әйтүенчә, Русия йә Кытай кебек төп сәүдә партнерларына карата андый мөнәсәбәт күрсәтергә бик ашыкмый.

Натан Шаранский
Былтыргы Прага очрашуында чыгыш ясаган элекке совет диссиденты Натан Шаранский кеше хокукларына тышкы сәясәттә өстенлек бирергә чакырды.

“Бу икетөрлелек һәрчак булып килде. Беркайчан да тукталмады. Хикмәт аның чагыштырмасында гына: йә репрессив илләр белән мөнәсәбәтләрдә төп басым аларда кеше хокуклары торышын яхшыртуны, диссидентларны иреккә чыгаруны таләп итүгә ясала, йә исә мөнәсәбәтләрдә бу иң соңгы урынга калдырылып, беренче урынга, әлбәттә, күбрәк табыш алу мәсьәләсе чыгарыла. Безнең көрәш шуннан гыйбарәт: халыкара мөнәсәбәтләрдә кеше хокуклары мәсьәләсен һәм диссидентлар язмышын иң беренче урынга чыгару,” – диде Шаранский.

Халыкара Ярлыкау да быелгы хисабында барлык дәүләтләрне Гомуми Кеше Хокуклары Декларациясенә тугрылыкны яңартырга чакыра.

Декларациядә барлык кешеләрнең дә ирекле, бер үк абруйга һәм хокукларга ия булып тууы турында әйтелә. Һәркемнең яшәргә, ирекле булырга, шәхси иминлеккә хокукы барлыгы әйтелә. Беркем дә азаплауларга дучар ителмәскә тиеш. Канун алдында һәркем тигез.

Халыкара Ярлыкау 60 ел элек кабул ителгән бу кагыйдәләрне үти башларга вакыт инде күптәннән җитте ди.
XS
SM
MD
LG