Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай белән Тайван беренче тарихи саммит үткәрде


Кытай президенты һәм хакимияттәге Коммунистлар фиркасе башлыгы Һу Дзинтао Тайванның хакимият фиркасе җитәкчесе белән очрашты.

Бу ике якның 1949 елда аерылуыннан соң алар арасындагы иң югары дәрәҗәдәге очрашу булды.

Тайванның Милләтче фиркасе башлыгы Ву Пу-һсиуң белән Һу очрашуы Пекиңда үтте.

Күптән түгел Тайванда үткән президент сайлауда бәйсезлек яклы Демократик Тәррәкый фирка җиңелгәннән соң Кытай белән Тайван арасындагы киеренкелекнең нык кына кимүе күзәтелә.

Вуның Кытайга 6 көнлек сәфәре барышында тарафлар үзара транспорт бәйләнешләре турында сөйләшәчәк.
XS
SM
MD
LG