Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан өчен ходайдан сорап дога кылыначак


Майның соңгы көне 2013 елгы дөнья күләмендәге Универсиаданың кайда үтәчәген ачыклаячак.

“Милләт өчен, дәүләт өчен, туган җир өчен файдага булган чаралар өчен, әлбәттә без дога кылырга тиешбез. Хәерлегә булсын, файдага булсын дип”,-диде Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров. 30 май көнне булачак җомга намазында Казанның Кол Шәриф һәм Мәрҗәни мәчетләрендә Татарстан башкаласы 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрүдә җиңсен өчен ходайдан сораячаклар. Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, Кол Шәрифтә әлегә кадәр мондый хәл булмаган.
Казан башлыгы Илсур Метшин Брюссельгә FISUның баш фатирына китер алдыннан барлык дин вәкилләре: мөселманнар, праваслаулар, католиклар һәм яһүдиләр Казан өчен дога кылачак, дип белдерде. Халык фикерен белешү күрсәткәнчә, башкаланың 90 проценты Универсиада яклы. 500 меңнән артык кеше әлеге чара өчен үз өлешен кертергә әзер.
28 май кичендә Русия һәм Татарстан рәсмиләре Брюссельгә китә. Өч кала Испаниянең Виго, Көньяк Кореяның Гваң Җу һәм Казан арасында бәйге 31 май киченә кадәр барачак. Җиңүче Казан вакыты белән кичке 10 да билгеле булыр дип көтелә.
Аңа кадәр һәркем үзен тәкъдим итәчәк. 30 май көнне Брюссельнең “LE PLAZA” кунакханәсендә нәмзәт шәһәрләр турында мәгълүмати такталар куелачак. 31 май көнне һәркем үзен тәкъдим итәчәк һәм презентация тасмалары да күрсәтеләчәк. Бу чара һәм студентлар спорты Халыкара федерациясенең башкарма комитеты утырышы төгәлләнгәч, тавыш бирү үткәрелә. Һәм 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрүдә кем җиңгәнлеге игълан ителәчәк.
FISU бәяләү төркеме 16-17 майда Казан белән танышкан иде.
XS
SM
MD
LG