Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл милләтне саклый


2008 елның 24 маенда Татарстан Республикасының Актаныш район үзәгендә Бөтенрусия зур татар авыллары берләшмәсен оештыру җыелышында ясалган чыгыш.



Ниһаять, безнең озак еллар буе хыялланган хыялларыбыз, корган планнарыбыз тормышка ашып килә – без бүген Бөтенрусия татар авыллары оешмасын төзәргә җыелдык. Ниһаять, татар конгрессы татар авылларына да килеп җитте, бу вакыйганы хәтта конгрессның яңадан тууы, дип тә әйтергә була. Чөнки милләтебезне саклау нәкъ менә татар авылларыннан башланырга тиеш иде, ә без моңа кадәр гел шәһәр татарлары белән генә эшләдек. Дөрес, шәһәрләрдә милләтебезнең акылы, интеллекты тупланган, әмма авылларда аның җаны, рухы саклана, һәм безгә алар һәр икесе дә кирәк. Бүген бөтен дөнья урбанизация чоры кичергәндә, халыкның 70-80 проценты шәһәрләрдә яшәгәндә, авылларны саклау турында сөйләшү үзе үк зур вакыйга, ә татар авылы феномены, гомумән, зур могҗиза ул. Бүгенге көндә дөньяда инде авыллар бетеп бара, Европада ул юк дәрәҗәсендә, Россиядә дә бары тик төрки халыклар гына шулай авыл-авыл булып яшәүләрен дәвам итәләр, ә урыс авыллары елына йөзәрләп, хәтта меңәрләп юкка чыга бара.

Татар авылы – милләтебезнең нигезе, рухи бишеге, үткәне дә, киләчәге дә. Авыл милләтне саклый, әмма татар авылы бүген үзе дә яклауга һәм саклауга мохтаҗ. Һәм без бүген татар авылын ничек саклап калырга һәм төзеләчәк оешмабызны ничек эшләтеп җибәрергә – шул турыда сөйләшергә тиешбез. Авылларыбыз сакланып калсын өчен бүген өч нәрсә кирәк – эш, әхлак һәм иминлек. Шуларның һәрберсенә аерым-аерым тукталып үтәсем килә. Бүгенге көндә эшне дәүләттән генә көтеп утыру ялгыш булыр иде, чөнки инде колхоз-совхозлар бетте, капитализм чоры җитте, монда исә шәхси инициативаны күрсәтергә дә кирәк булачак. Авылларда хәзер инвесторлар да, фермерлар да булачак, һәркем белгәне белән көн күрәчәк, моңа әзер булып торырга кирәк. Шул ук вакытта авыл халкын эш белән тәэмин итүнең әле кулланылмаган яңа юллары да бар. Авылда яшәүче бөтен кеше авылда гына эшләргә тиеш түгел, вахта юлы белән, халыкны якындагы шәһәрләргә алып барып эшләтергә яки ерак төньякка эш сәфәрләре оештырырга да мөмкин. Себер авылларында яшәүче татарлар моның соңгысын күптән файдаланалар инде, шул акчаларга йорт җитештерәләр, балаларын укыталар, тормыш алып баралар, әмма нигезне, авылны ташламыйлар.

Авыл халкын эш белән тәэмин итүнең икенче юлы – Актаныштагы кебек авылларда берәр эре предприятиянең филиалын ачу, үзегез беләсез, биредә КамАЗ үзенең агрегат заводын ачты. Бу юл бигрәк тә Татарстан өчен бик кулай, әйтик, Казан янәшәсендәге Питрәч, Лаеш, Теләче, Биектау районнары халкы авылдан чыкмыйча да Казанның завод-фабрика филиалларында рәхәтләнеп эшли алырлар иде. Өченче юл турыдан-туры авыл хуҗалыгының үзе белән бәйләнгән, ягъни, авыл халкы, җитештергән продукцияне эшкәртергә үзендә үк кечкенә комбинатлар, мини-заводлар төзеп куя ала, Европада бу алым күптән кулланыла инде. Әйтик, берничә авыл бергә берләшеп, сөт, ит, яшелчә, игенчелек продукцияләрен үзләрендә эшкәртәләр, колбасасын, эремчеген, консервларын үзләрендә эшлиләр, читкә очсызлы чимал түгел, яхшы бәяле әзер продукция чыгаралар, ипиен, макаронын, ярмасын да үзләре эшкәртеп саталар. Әлбәттә, авылларга хуҗа булып килгән эре монополистлар моңа риза булмаячаклар, әмма бу очракта авыл халкын якларга дәүләт әзер булырга тиеш. Бүгенге көндә авыл халкын якларлык законнар кирәк, аны кимендә ун елга барлык салымнардан азат итеп, базар шартларында яшәргә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк.

Авылларны саклауның икенче юлы ул – әхлак. Эшең булып та, бөтен шартлар тудырылып та, халкың эчеп ята икән, бөтен программалар, шул исәптән авыл үзе дә юкка чыгачак. Беркемгә дә сер түгел, кайбер татар авылларында ирләр генә түгел, хатын-кызлар да, хәтта балалар да эчә. Шул сәбәпле авылларда җинаятьчелек, зина, хәрам чәчәк ата. Татарстанның мактаулы Балтач районында бер авылда 70 өйләнмәгән егет барлыгын телевизордан күрсәттеләр, аларга хатын-кыз да, эш тә кирәкми, алар ялланып көн күрәләр, буйдак булып картаялар. Татар авылларын саклап калырга телибез икән, аннан аракыны куып чыгарырга кирәк! Татар авылында хәрамга, дуңгызга, зинага урын булырга тиеш түгел! Моңа исә бары тик үзебезнең элеккеге татар тәртипләренә һәм ислам диненә кайтып кына ирешергә була. Ә хәзергә һәр авылда мәчет булса да, ислам дине әле авыл башында гына тора, ул милләтнең, авыл халкының, һәр татарның яшәү рәвешенә әйләнмәгән, шуңа күрә тормышыбызда бәрәкәт тә юк.

Татар авылларын саклап калуда өченче мөһим нәрсә, ул – иминлек мәсьәләсе. Биредә Чиләбе өлкәсендә мең кешелек зур татар авыллары юк, диделәр, ә аның сәбәбен әйтмәделәр. Бар иде андый зур татар авыллары Чиләбе өлкәсендә, Мөслим, Татар Караболагы, Усть-Багаряк әнә шундыйлар иде, аларда дүртәр, бишәр мең кеше яши иде. 1946 елны аларның янына "Маяк" атом берләшмәсен китереп салгач, анда беренче совет атом бомбасын ясагач, ул берләшмә берничә тапкыр шартлагач, 1957 елгы авариядән соң бөтен татар авылларын радиация агуы каплап киткәч, алардагы халык саны йөзләрчә тапкыр кимеде, бу татарлар барысы да диярлек рактан үлеп бетте. Шуңа да игътибар итегез – кайда татар авылы яки башка төрки халыклар яши – анда я атом комбинаты, я химик кораллар склады, яки ракета полигоны, бакча башларына атом калдыклары китереп күмсәләр дә, халык берни белми! Менә җәннәт кебек матур шушы Актаныш җирләрендә дә нефтькә ияреп, уран чыгуы турында Чаллы телевидениесеннән күрсәттеләр, ә уран – радиация, рак, вакытсыз газаплы үлем, дигән сүз. Шулай ук күршедәге Камбаркадан Агыйделгә диоксин, иприт кебек агулы химик матдәләр агып ятуы турында да сөйлиләр. Эшләр шушылай барса, тагы берничә елдан Актаныш та Мөслим, Татар Караболагы кебек хәлгә калмасмы, дигән куркыныч сорау туа. Монда проблеманы яшерергә кирәкми, өйрәнергә һәм ашыгыч чарасын күрергә кирәк.

Татар авылларының иминлегенә бер экологик куркыныч кына янамый, әле башкалары, бөтенләй көтелмәгәннәре дә бар. Әйтик, татар авылларын хәзер кытай һәм көрд милләтләре басып бара, бу бигрәк тә Себер, Урал якларына хас күренеш. Әйтик, шушы ук Чиләбе өлкәсендә кытайлар, радиацияле татар җирләрен урыслар аша сатып алып, анда татар хатыннарын эшләтәләр, фермалар тоталар, иген үстереп, аның оны белән бөтен Россияне агулыйлар. Ә анда бит мең ел бер нәрсә үстерергә ярамый! Татарлар Себердә газ юк, юл юк, дип ташлап киткән авылларны хәзер кытайлар ала, аларга газ да, юл да кирәкми, аларга бары тик җир генә кирәк! Һәм татарлар яңадан бу җирләргә инде зиратларына да кайта алмыйлар... Бүгенге көндә туган җирне шулай җиңел генә җиде ятка ташлап китү – иң зур җинаять, төзәтә алмаслык хата, милли фаҗига булып тора. Иманы һәм милли горурлыгы булган татар кешесе туган җирен алай җиңел генә башкаларга бирмәс, аның өчен, каһарман бабаларыбыз кебек, ахыргача көрәшер.

Һич көтмәгәндә татар авылларына икенче яктан да китереп бәргәннәре турында куркыныч хәбәрләр килә башлады. Башкортстанның Кушнаренко районына күпләп көрд халкы күчеп килә башлаган, алар татар авылларына үтеп кереп, анда тамыр җибәреп, кыз балаларны көчләп, талап һәм янап көн күрә башлаганнар. Һәм иң куркынычы – татар халкының кан елавына Уфа да, Мәскәү дә дәшми, татарларны яклау буенча берни эшләми булып чыкты! Көрдләрнең Мәскәүдә "Сөргендәге хөкүмәт"ләре, ягъни, "Правительство в изгнание" дигән оешмалары булганлыгы билгеле, ахырысы, башкортлар шулар белән килешеп, аларны татар авылларына кертеп тутырганнар. Чөнки бу көрдләр: "Төркиядә безне ничек төрекләр кыра, без дә төрки-татарларга карата шулай эшләячәкбез", дип әйтәләр икән. Ә башкорт милләтчеләренең бер өлеше үзләрен "көрдләр" дип йөртә, һәм бу террор аларга кагылмый. Инде шушы мәсхәргә һәм көчләүләргә түзә алмаган татарлар берничә урында баш күтәргәннәр һәм аларны шунда ук богаулап, Уфага алып киткәннәр. Күрәсез, татар авылларын хәзер тәләсә кем килеп талый ала, халкын көчли ала, ниндидер кара көчләр моны махсус да оештыра, Башкортстан мисалы моңа дәлил булып тора. Димәк, татар авыллары оешмасы төзелә икән, аның каршында иминлек буенча да махсус комиссия булырга тиеш.

Инде булачак оешмабыз турында да фикерләремне әйтим. Башлап безгә татар авыллары буенча мәгълүматлар базасы булдырырга кирәк, югыйсә без шушы көнгә хәтле дөньяда ничә татар авылы барлыгын да белмибез, минем исәпләвем буенча ул биш меңләр тирәсе. Безгә бөтен татар авылларын барларга, хисапка алырга, компьютерга кертергә, бу эшне системага салырга кирәк. Мин үзем бу оешманың "Зур татар авыллары" дип аталуын теләмәс идем, ә уртача яки кечкенәрәк авылларны кая куябыз? Аның менә шул уртачалары тарих өчен иң кадерлеләре булып чыга да әле! Әйтик, Мордовиядәге Әзүркә авылы зурлар исемлегенә керә, әмма татар халкы өчен Такташның Сыркыдысы кадерлерәк, һәм зыялылар да шунда барачак. Шул ук төбәктә Габдрахман Әпсәләмов туган Аллакол авылы бүген юкка чыгып ята, анда хәтта юл да юк, милләтебезгә Шәриф Камалны биргән Пешлә авылы да онытылырга тиеш түгел. Шуңа күрә бу оешмага кергән зур авыллар үз тирәләренә кечкенә авылларны да берләштерә, туплый алсыннар иде, планеталар тирәсендәге иярченнәр кебек, үз әйләнешләренә алсыннар иде!

Бу оешма, әлбәттә, күбрәк үзара аралашу, сәүдә-икътисад максатлары белән төзеләдер. Монысы да кирәк, кемдер бер-беренә иген, кемдер терлек сатар, себерләр исә мүк җиләге, эрбет чикләвеге, затлы балыклары белән сәүдә итәрләр, бу да яхшы шәйдер. Әмма без татар авыллары оешмасын моның өчен генә төземибез, безгә бу авылларда милли-мәдәни эшләрнең дә кузгалып, җанланып китүе кирәк. Әйтик, кайдадыр татар теле укытучысы юк, кайдадыр мулла юк, кайсыбер авылларга татар китаплары килеп җитми, кемнәрдер Казан телевидениесен карый алмый тилмерә, кайсы якларга менә инде 20 ел татар артистларының килгәне юк... Яки кайдадыр, ниндидер авыл татарын җирле түрәләр урынсызга рәнҗеткәннәр, эшсез калдырганнар, төрмәгә үк утыртып куйганнар... Менә бу очракларда аларның инде барып сыеныр, ярдәм алыр оешмалары булырга тиеш, һәм бу оешма "Татар авыллары ассоциациясе" булыр, иншаллаһ!

Халыкның социаль һәм милли мәсьәләләрен хәл итү белән бергә, без тарихны да онытмаска тиешбез. Безнең әле шушы көнгә хәтле төбәкләрдә татар авыллары тарихы язылмаган. Башкортстан бу эшне күптән башкарды инде, әйтик, "Свердловски өлкәсендә башкорт авыллары", "Пермь өлкәсендә башкорт авыллары", дип, китаплар чыгардылар, татар авылларын да башкорт итеп шунда керттеләр. Безнең исә аерым авыллар турында бераз китапларыбыз булса да, төбәкләр буенча тулысынча язылган китапларыбыз юк. Әмма монда да сак һәм төгәл булырга кирәк, "Урыс архивларында шулай язылган", дип, татар авыллары тарихын 17-18 гасырдан гына башларга ярамый. Урыс архивларында башкача була да алмый, чөнки аларда татарлар белән бәйле мәгълүматлар Казан ханлыгын, Урал һәм Себерне яулап алгач кына күренә башлый. Шул нисбәттән, 2010 елда үзенең 300 еллыгын уздырырга йөргән Актаныш халкына да ашыкмаска киңәш итәр идем, чөнки Актанышның тарихы кимендә 600-800 ел, чөнки бу тирәдә шундый борынгы авыллар бар инде һәм тарихи табылдыклар да бу тирәдә бик борынгыдан төрки халыклар яшәгәнлеген сөйли.

Шулай ук зур шәхесләр чыккан татар авылларын да онытырга ярамый, аларга аеруча игътибар кирәк. Пенза өлкәсендә Кәрим Тинчурин туган авыл Тарханнан Таракановкага әйләнгән, Шамил Усманов туган Татар Пәндәлгесе авылында истәлек тактасы түгел, хәтта язучының китаплары да юк, югыйсә ул татар радиосын оештырган кеше бит! Мондый аянычлы мисалларны дистәләгән, хәтта йөзләгән китереп булыр иде. Югыйсә шушы шәхесләрнең тарихы тирәсендә зур милли чаралар үткәрергә, төбәк халкын берләштерергә мөмкин булыр иде бит! Димәк, яңа оешмабыз күренекле татар шәхесләренең истәлекләрен саклауны, аларны пропагандалауны да үз өстенә алырга тиеш.

Авыл булып яшәү ул әле бергә яшәүне генә аңлатмый, ул уртак ихтыяҗлар, уртак шатлыклар һәм бәйрәмнәр, уртак проблемалар белән яшәүне дә аңлата. Югыйсә, шәһәрнең күп катлы йортларында да меңләгән кеше яши, әмма аларны канализация торбасы гына берләштерә. Алга таба авыл халкын да үз эченә йомылу, бер-берләре белән аралашмау куркынычы көтә, чөнки басу-кырлардагы уртак эшләр колхоз белән бергә бетте, ә халык буш вакытын өендә бикләнеп телевизор каршында үткәрергә өйрәнеп китте. Шуңа күрә халыкны үзара тоташтыра, берләштерә торган уртак дини һәм милли бәйрәмнәр, өмә кебек милли йолалар, гасырлар буе сакланып килгән традицияләр һич онытылырга тиеш түгел! Юк икән, андый уртак чараларны уйлап табарга кирәк, әйтик, татар гаиләсе бәйрәме, шәҗәрә бәйрәме, урам бәйрәме һәм башкалар... Авылларда һәркем үз өенә кереп бикләнә икән, безне дә тора-бара зиратлар гына берләштерергә мөмкин. Татар авылы ул – яшәү рәвеше, аның үз холкы, үз тәртибе, үз гадәтләре, дөньяга үз карашы һәм бәясе бар, ул гомер-гомергә ислам әхлагына һәм татар тәртибенә нигезләнгән булган. Хәзер дә безгә шул асыл нигезебезгә кайтырга кирәк, ягъни, технология ягыннан татар авыллары шәһәр белән бер дәрәҗәдә булырга тиеш, ә рухи яктан ул бары тик милли һәм әхлаклы булып кына саклынырга тиеш.

Актаныш районында без менә шуның матур үрнәген күрдек, биредә тормыш заманча югары дәрәҗәдә һәм шул ук вакытта, гаять милли дә. Без биредә милләтебезнең ни дәрәҗәдә матурлыгын күрдек, халыкның татар тәртибе белән яшәүләренә сөендек, тырышлыкларының нәтиҗәсе менә шушы мул тормыш икәнлеген аңладык. Барлык татар авыллары да миллилектә һәм мәдәниятта менә шуңа омтылырга тиеш, Актаныш бүген татарлыкның өлгесе булып тора. Без күрдек – авыл милләтне саклый, ягъни, милләт менә шундый татар авылларында саклана. Бүгенге көндә дөньяда бер генә татар шәһәре дә юк, ә татар авыллары меңләгән. Бу безнең бәяләп бетергесез байлыгыбыз, меңәр еллык тарихыбыз, бүгенге көндә нык басып торган туган җиребез һәм иң өметле киләчәгебез!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы
XS
SM
MD
LG