Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: БМО хисабы Иран атом програмына бәйле борчылуны көчәйтә


Кушма Штатлар Иранның үз атом програмы турындагы БМО атом энергия идарәсе сорауларына җавап бирмәве бик тә борчый һәм Тәһран атом коралы ясарга җыена дигән шикләрне көчәйтә диде.

Ак Йорт сүзчесе Дана Перино Иран Халыкара Атом Энергия Идарәсе белән тулы һәм ачык хезмәттәшлек булдырмады һәм бу АКШны Иран атом коралы ясарга тели дигән нәтиҗәгә чыгаруга этәрде диде.

Атом Энергия Идарәсендәге Иран илчесе Али Әсгар Солтания идарәнең бу атнадагы хисабы Тәһранның атом програмы тыныч максатта эшләвен күрсәтте диде.
XS
SM
MD
LG