Accessibility links

Тифлис: Мәскәү гыйсъянчыларны сугышка әзерли


Грузия эчке эшләр министры Вано Мерабишвили Русиянең Коммерсантъ газетына Русия Грузиянең НАТОга кушылуына юл куймау өчен Абхазия сепаратистларын коралландыра дип белдерде.

Аның әйтүенчә, Русия акча һәм корал белән ярдам итә, шул исәптән 150 миллион долларлык Бук-М1 һава һөҗүменнән саклану системы алырга да ярдам иткән.

Мерабишвили бу Русиянең төбәктә тотрыксызлык чыгарып Грузиянең НАТОга кушылуына юл куймау планының бер өлеше диде.

Грузия Русия басымыннан бары шулай гына котылып була дип тизрәк НАТО әгъзасы булырга тели.
XS
SM
MD
LG