Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт проектлары байларны тагы да баeрак итәме?


Дәүләт акчасына хуҗа булырга теләүчеләр күп
Дәүләт акчасына хуҗа булырга теләүчеләр күп

“Безнең гәҗит”: Самарда бензин Казандагыдан арзанрак, дәүләт проектлары ришвәтчелекне арттыра һәм татар-төрек лицейлары гаугасы кыза бара.

"Безнең гәҗит"нең яңа 21нче санында республика районнарында җәелгән ришвәтчелек турында зур мәкалә басылган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Наил Вахитов әзерләгән бу язмада, Балык бистәсе районындагы хәлләр бәян ителә.

“2010 елга кадәр авылның социаль үсеше” дәүләт проекты нигезендә барган программа белән дәүләт акчалары чыннан да торак хәлен яхшыртуга моһтаҗ кешеләргә бирелгәнме? Тикшерүчеләр, дәүләт акчаларының, райондагы бер түрәгә, аның бөтен туганнарына, аның дусларына әлегүен ачыклаган.
Түрә үзе 280 мең алган булса, башка туганнарына 500 һәм 600 меңнән артык акча бүлеп бирү турында кирәкле кәгазьләргә кул куйган. Шулай ук, район түрәсе үзе оештырган ширкәт вәкилләренә дә ярдәмгә моһтаҗ авыл хезмәтчәннәре дип дәүләттән акча алырга ярдәм иткән.
Казаннан килгән тикшерүчеләр, акчаларның ничек тотылганын тикшерергә тотынгач, шул хәтле эрсезлек белән башкарган эшкә аптырап китә. Ул канун таләпләре белән исәпләшеп тормаган. Бер урта кул түрәнең хилафлыгын ничек район башлыгы күрми калган, ничек акча алучылар исемлегендә бер үк фамилияләрнең булуына Казанда, авыл хуҗалыгы министрлыгында күз йөмганнар, дигән сораулар куя мәкалә авторы.
Хәзер шушы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгын, “эш вәкаләтләрен үз файдасына куллану” һәм “алдашу” мәтдәләре белән җаваплыкка тарталар. Аның туганнарыннан да, алган акчаларны кире кайтарырга таләп итәләр. Әмма әлегә берсе дә акчаны кайтармаган, дип язылган мәкаләдә.
Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә, мондый хәлләр башка районнарда да күп, диләр. Әмма шушы Балык Бистәсе районында кебек, тикшерүчеләрнең кәгазьләре онытылып ята, югарырак дәрәҗәле тикшерүчеләр тыкшынгач кына, бозлар бераз кузгала башлый.
Шуның белән бергә, “Безнең гәҗит” үз укучыларын, Самар өлкәсенә сәфәргә чакыра. Мәкалә авторы Әлвира Фатыйхова Татарстаннан күрше Самар өлкәсенә барган, юлда күргәннәрне шушы мәкаләсендә язырга булган.
Казандагы иң начар юллар, күрше Ульян өлкәсе белән чагыштырганда, бик яхшы күрәнә икән. Анда халык баткан машинаны чокырдан тартып чыгарырга ярдәм итүдән акча эшләргә өйрәнгән. Самар өлкәсендә чыккач, юллар яхшыра дип автор.
Татарстандагы юл инспекторлары ришвәтне каерып ала, Ульян өлкәсендә дә шулайрак, дип яза автор. Ә менә Тольяти ГАИлары, ришвәт тә сорамый, документларны да тартып алмый, кисәтү генә ясап җибә, дип тәэсирләре белән бүлешә автор.
Самар өлкәсендә бензин Татарстанныкыннан күпкә арзанрак, әмма сыйфаты Татарстанныкыннан кайтышрак икән. Тольяти шәһәрендә һавада газ исе килә, чит ил машиналары бик сирәк очрый. Андагы кызлар чәчәк кебек киенеп йөрми, “неформал” булып күренергә тырыша ди, мәкалә авторы Әлвира Фатыйхова. Ә менә Тольяти татарларының бер-берсенә мөнәсәбәте туганларча, җылы, ярдәмчел, ди “Безнең гәҗит” хәбәрчесе.
Шулай ук, “Безнең гәҗит”нең бу санында да “Азатлык” радиосында чыккан иң актуаль мәкаләләр дә урын алган. Алар арасында татар-төрек лицейлары тирәсендәге хәл хакында тәфсилле, хисләргә бай язма басылган.
“Безнең гәҗит”тә басылган язмалар белән якыннанрак итеп сәхифәнең интернеттагы сәхифәсендә танышып була. www.beznen.ru
XS
SM
MD
LG