Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият партиясе "чистарына"


Путин "Бердәм Русия" рәисе булгач, фиркәне "чистарту" тәкъдиме белән чыккан иде
Путин "Бердәм Русия" рәисе булгач, фиркәне "чистарту" тәкъдиме белән чыккан иде

"Бердәм Русиягә" яңа әгъзалар алу кырыслана, ә фирка тормышында катнашмаганнар аннан куылачак. Путин шундый тәкъдим белән чыккан иде.

29-30 май көнне “Бердәм Русия” фиркәсенең “Илнең үсешендә партиянең бурычлары” дигән конференциясе узачак. Анда башка мәсьәләләр белән бергә, “Бердәм Русия”гә яңа әгъзаларны кабул итү таләпләре тикшерелер дип көтелә.

Гомумән, соңгы ярты елда бу хакта сүз әзме-күпме алып барылды. Чөнки “Бердәм Русия” вәкиле булырга теләүчеләр 40 меңнән 80 меңгә кадәр күбәйгән. Шул ук вакытта партия эшендә катнашмаганнарны аннан чыгару да гамәлгә керде. Хәзер инде 44 меңләп кешедән “Бердәм Русия” таныклыгы алынган. Киләчәктә бу сан тагын да артыр диелә. Чөнки партия тормышында катнашмау, телефон аша элемтәгә керә алмау гына да фиркәдән чыгару өчен сәбәп була ала.

Шулай ук партиянең яңа таныклыкларын эшләү турында да сүз бара. Һәм иске таныклык ияләренең барысына да яңалары бирелмәс дип фаразлый белгечләр, шуның нәтиҗәсендә алар инде партия вәкилләре булмаячак.

Партиягә ул кирәк, ә син – кирәкми

“Бердәм Русия” партиясенә яңа кешеләрне алу шартлары әле билгеле түгел. Юристлар һәм белгечләрнең бу хакта сөйләшүләре, фикер алышулары әле июльгә кадәр дәвам итәр дип күздә тотыла.

Партиянең кайбер вәкилләре фиркәгә керү өчен кеше ярты ел сынау үтәргә тиеш дип саный. Моннан тыш, партиядәге ышанычлы 3 кеше тәкъдиме дә кирәк диелә. Имеш, шулай булганда, фиркәдә ышанычлы кешеләр тупланачак һәм ул яңача эшли башлаячак икән. Ә Сайлауларның бәйсез институты эксперты Александр Кынев “Бердәм Русия”не инде үзгәртеп булмый дип саный.

“Бүгенге дәүләт төзелешендә тиешле фиркә системасын булдыру һич мөмкин түгел. Чөнки партияләр кеше ихтыяҗларын истә тотып эшләр өчен оештырылырга тиеш, ә бу фиркә җитәкчеләр мәнфәгатен кайгырту өчен эшли”, ди ул.

Кынев фикеренчә, КПССтагы кебек “Бердәм Русия”гә дә кешеләр эштә яңа дәрәҗәләргә ирешү, җитәкчеләргә якынрак тору, үзенә файда китерү өчен керә.

Хәзерге вакытта партиягә кабул итү нигезендә, берничә концепция эшләнгән. Шулай ук “Бердәм Русия”нең җитәкче урыннарына кешеләрне сайлап кую юнәлешләре буенча махсус программа да тикшерелә. Анда үз эшен яхшы белүче булудан тыш, бу кешенең коррупциядән ерак торганын махсус тикшерәчәкләр икән. Русиядә коррупция белән бәйләнгән җитәкченең булмавы әлбәттә бик шикле, шуңа бу урыннарга кеше сайлау шактый катлаулы булыр төсле.
XS
SM
MD
LG