Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан парламенты яңа рәис сайлады


Бүген Кыргызстан парламенты Адахан Мадумаровның парламент рәисе вазыйфасыннан китү мөрәҗәгатен кабул итте һәм Айтибай Тагаевны яңа рәис итеп сайлады.

Тагаевны бу вазыйфага президент Корманбек Бакыев тәкъдим итте. Парламентта 77 тавыш аны хуплады, икәү каршы чыкты.

Тагаев парламентта күпчелекне тәшкил итүче, президент яклы Ак Жол Элдик фиркасе вәкиле.
XS
SM
MD
LG