Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак тышкы бурычын сызып ташлауны сорый


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики халыкара җәмәгатчелектән илнең Сәддам Хөсәин хакимияте чорыннан калган бурычларын сызып ташлауны сорады.

Стокһольмда Гыйракны төзекләндерү мәсьәләләренә багышлап БМО оештырган конференциядә Мәлики шундый белдерү белән чыкты.

Мәлики сугыш китергән зыянны төзәтү һәм 67 миллард долларлык тышкы бурыч Гыйрактагы тәррәкыяткә комачаулый диде.

Конференциядә чыгыш ясаган БМО генераль-секретаре Пан Ги-мун Гыйрак упкыннан читкә китә башлады диде.
XS
SM
MD
LG