Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси күрәзәчелеккә эш арта


В.Путинның Татарстанга эшлекле сәфәре
В.Путинның Татарстанга эшлекле сәфәре

Матбугатта Путинның Татарстанга килүе күңелле һәм дә дәрәҗәле вакыйга кебек тасвирланса, “Звезда поволжья” газетасында Рәшит Әхмәтов моның асылында шатлыклы хәбәрләр ятмый ди.

Журналист Путинның да Шәймиевнең дә бу очрашуда күңелсез булуын сизгән. Алга таба фаразлап ул, бәлки бу очрашуда Путин Шәймиевка Русия хөкүмәтендә министр урынбасары урынын тәкъдим иткәндер ди. Билгеле, бу президентның дәрәҗәсен төшерә.
Һәрвакыттагыча бу язмасында да Әхмәтов Путин белән Медведев кыйссасын дәвам итә. Медведев рәсми рәвештә әле бер ай гына президент булып торса да, шактый гына яңалыклар керткән, автор фикеренчә. Иң элек монда аның ришвәтчелеккә каршы көрәш башлавын исәпкә алына. Бүгенге көндә һәр түрә президент кулы астында. Журналист шулай ук, Медведевнең көннән-көн журналистларга якынаюы турында әйтә. Шушы араларда Медведевнең Русия журналистлар берлеге башлыгы белән очрашып, каләм ияләренә усалырак, иреклерәк язырга кушуы да, моңа дәлил.
Үз вакытында, Путин исә, президент булгачтын, башта куәт көчләре әһелләрен җыйган иде. Яңа президент исә, Ивановны иминлек шурасыннан чыгарып, Русиянең элекке прокуроры Устиновны Көньяк бүлеккә күчереп, федераль имнлек хезмәтенең элекке башлыгы Патрушевны иминлек шурасының сәркәтибе итеп кенә калдырып, куәт көчләренең дәрәҗәсен шактый төшерә ди, Әхмәтов.
Шулай ук президент хакимияте башлыгы урынбасары Владислав Сурковның бу көннәрдә “Бердәм Русия” әгъзалары белән очрашуы билгеле. Биредә ул Медведев сүзеннән башка фирка баш-баштакланып үзе ни тели шундый карарга килә алмый, дип белдергән. Бу хәлләр “Звезда Поволжья”да Путин белән Медведев арасындагы каршылыклар буларак бәяләнә.
Популярлык ягыннан караганда да Путинның абруе төшә ди, Әхмәтов. Мисал өчен узган атнада телевидениядә Медведев исемен искә алуга 7,5 сәгать киткән, Путинныкына 6 гына. Якын арада бу аерма Медведев файдасына дүрткә бер булырга мөмкин. Һәрхәлдә телевидения тапшыруларын караганнан соң шундый тәсир кала. Медведев кремльдә ришвәтчелеккә каршы көрәш игълан итә, ә Путин ул вакытта фермаларда үгезнең колак артын сыйпап йөри. Төп игътибар хәзер Медведевта, ә Путинда түгел, дип яза Әхмәтов.
Русия сәясәтендәге вакыйгаларга бәя биргәндә журналист Татарстандагы хәлләргә дә туктала. Биредә ул һаман да, Әсгать Сәфәровның я Русиянең эчке эшләр идарәсенә китүен, я тиздән республика премьер-министры булуын фаразлый.
Әхмәтов фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы сәяси вәзгыяттән бик нык борчыла, шуңа да тынычлануны машина куышларыннан ала. Газета битләрендә язылганча, Миңнехановның бүгенге көндә дүрт төстә дүрт боралагы бар һәм премьер көн саен һәрберсендә очып кайта икән.
Әхмәтов фикеренчә, Миңнехановны республика дәрәҗәсендәге түрә булып тору гына канәгатьләндерми, ардырган, шуңа күрә дә ул федераль дәрәҗәгә омтыла. Казанда миллиард долларга Универсиада үткәрү, Түбән Камада 4 миллард долларга яңа завод төзү, Алабуга махсус икътисадый төбәгенә 6 миллард сарыф итү, моңа дәлил. Әмма Миңнехановның федераль дәрәҗәгә үрмәләве бәлки инде бераз соңа да калынгандыр, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG