Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Самарда гаилә бәйрәмендә Мәхмүтовлар гаиләсе


Самарда гаилә бәйрәмендә Мәхмүтовлар гаиләсе җиңүчеләр исемлегендә

Самарда гаилә бәйрәмендә Мәхмүтовлар гаиләсе җиңүчеләр исемлегендә

Татар милләте гаиләсенең үрнәген Мәхмүтовлар гаиләсе -өч буын вәкилләре: дәү әти, дәү әни, балалар һәм оныклары күрсәтте.

Самарның Литвинов исемендәге мәдәният сараенда гаилә көненә багышланган бәйрәмдә төрле милләт вәкилләре катнашты. Конкурс рәвешендә оештырылган бәйрәмнең беренче өлешендә һәр гаилә милли киемнәргә киенеп, милли ризыкларын, фотоальбомнарын күрсәттеләр. Күргәзмәдә яһуди, әрмән, грузин гаилә экспонатлары аеруча калкып торды.
Татар милләтенең үрнәген Мәхмүтовлар гаиләсе күрсәтте. Өч буын вәкилләре – дәү әти һәм дәү әниләре, аларның балалары һәм оныклары. Итәкләрендә имчәк баласы булу – үзе бер бизәк иде. Мәхмүтовларның чыгышлары татар гореф-гадәтләренә һәм динебез ислам таләпләренә нигезләнгән иде. Сәхнәдән яңгыраган мәгълуматның төп эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде:
“Ислам дине таләпләре буенча яшәгән һәм тәрбия алган гаилә - бәхетле гаилә...Әби-бабасын, әти-әнисен, туганнарын, милләтен олыламаган, хөрмәт итмәгән кеше беркайчан да бәхетле һәм кешелекле шәхес була алмый.”

XS
SM
MD
LG