Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә җир тетрәү кабатланмасмы?


Тетрәүне Лениногорски, Чирмешән, Азнакайда да сизделәр.

“Бүлмә уртасында басып тора идем, малакем, өй астына трактор кергән дип торам. Безне өйне вата башладылар ахыры дип уйладым. Тәрәзә төбендәге гөлләр чайкалып идәнгә төшеп китә язды. Тәрәзәләр кыегайган кебек булды. Адәм көлкесе була икән ул. Йөрәгем алынды. Минем фатирның астындагы, я өстендәгеләрнең газы шартлап, шуның дулкыны китереп бәрде микән әллә дип тә уйладым.”,- ди Әлмәттә яшәүче Асия Тимерханова.
Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы Әлмәт сеймологик тирбәнүләргә дучар урынга урнашкан. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе белдерүенчә, соңгы тапкыр тирбәнешләр узган гасырның 90 елларында булган. Ул вакытта 2-3 баллы тирбәнешләр елга берничә йөз тапкыр кабатланган.
Ул вакытларны Асия Тимерханова да хәтерли. “90 елны булды. Мин ул вакытта диванда утырып тора идем. Ул вакытта әз генә селкенеп алды. Анда ике балл булган икән ул”,- дип искә алды Асия Тимерханова. Ә соңгы тетрәү, белгечләр әйтүенчә, 4 баллга җиткән. Булдыра алганнар куркудан урамга йөгереп чыккан. Эшкә киткәннәрнең балалары өйдә булган. Чөнки, шәһәрдә салкын һәм кайнар су бирүне туктатканга, ясле-бакчалар эшләмәгән.
“Алла рәхмәте менә. Әлмәт тора бара җир астына китә әле ул дип әллә кайчан ук әйткәннәр иде инде. Китәр дә, анда буш бит инде хәзер. Җирнең маен алып бетерделәр”,- ди бу куркыныч хәвефне кичергән, өеннән чыга алмаган 79 яшьлек Асия Тимерханова.
XS
SM
MD
LG