Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кино төшерү өчен акча кирәкме, илһаммы?


Cценария язучылар Айсылу Хафизова, Мансур Гыйләҗев татар киносы бюджеты бик кечкенә дип зарланды.
Cценария язучылар Айсылу Хафизова, Мансур Гыйләҗев татар киносы бюджеты бик кечкенә дип зарланды.

Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан җәмәгатъ пулаты «түгәрәк өстәл» ясап 90 миллион сумлык кино бюджетын карады.

Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан җәмәгатъ пулаты мәдәният комиссиясе «түгәрәк өстәл» ясады. Анда «Татарстан кинематографиясен үстерү концепциясе» проекты, кино сәнгате буенча кадрлар әзерләү һәм туплау мәсьәләләре хакында фикер алышу булды. Сүзне «Татаркино» директоры Владимир Батраков алып барды.

Татарстан кинематографиясе 1924 елдан үз тарихын яза башлаган. Тик бүген ул якын-тирә милли республикалар белән чагыштырганда, әйтик Башкортстан белән, түбән үсештә дип бәяләнде. «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестивален үткәрүче Татарстан өчен бу авыр хәл.

Кинематографияне үстерү концепциясе исә хәзерге вакыттан башлап 2010 һәм алга таба 2015 елларга кадәрге вакыт өчен эшләнгән. Ә төп фикерләр исә еллар түгел, ә акча белән тәэмин итү буенча булды. Мансур Гыйләҗев планга кертелүче суммларны "көлкеле" дип санады. Шулай ук сценария язучылар Айсылу Хафизова, режиссер Салават Юзиев кебек иҗат әһелләре дә чыгыш ясады.

«Татарстан бюджетыннан кино сәнгатенә елына нибары 9 млн. сум акча бүлеп бирелә, ләкин бер уен фильмы төшерү өчен 30 млн. сумлап акча таләп ителә», - дип искәртте Владимир Батраков. Тик алар Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен елына 90 млн. сум чамасы акча сорады. Алар Казанда аерым кино төшерү павильоны булуын да тели. Шулай ук чыгыш саучылар татар киносында җитди юлбашчылар, проектлар юк дип тә зарланды. "Татарстан кинематографиясен үстерү концепциясе» кино төшерүне генә карамады. Ул кинозалларны саклауны, соңгы арада тансыклыгын югалткан кино сәнгатен пропогандалауны да үз эченә ала.

Шулай да җәмәгатъ пулаты кино төшерү, кинопрокат эшчәнлеген комплекслы яңарту, татар мәдәниятен үстерү максатыннан 90 миллион сумлык «Татарстан кинематографиясен үстерү концепциясен» яклады. Бу проект Татарстан хөкүмәте өчен тәкъдим ителә.

Ә менә режиссер Гасиман Шириязданов бу түгәрәк өстәлне мәгънәсез әңгәмә дип атады. "Бюрократлар җыелышы бу. Иҗат әһеле гадәттә акча турында уйламый. Ул кино төшерүгә проект кора, аны түрәләргә күрсәтә. Алары Президенттан акча сорый, шуннан соң төшерелә ", - ди ул.

XS
SM
MD
LG