Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:10

Франция Европа Берлеге Русия белән килешүне быел төзер дип өметләнә


Франция Европа Берлеге Русия белән яңа стратегик хезмәттәшлек килешүен бу ел ахырына кадәр төзи алыр дип өметләнә.

Бу турыда Франция премьер-министры Франсуа Фийон Парижда Русия премьер-министры Владимир Путин белән очрашудан соң белдерде.

Беренче июльдән Европа Берлеге президентлыгы ярты елга Франциягә күчә.

Бу атнада Берлек әгъзалары Русия белән яңа Партнерлык һәм хезмәттәшлек килешүе сөйләшүләре башлауны хуплады.

Энергия, сәүдә һәм сәяси мәсьәләләрне үз эченә алучы бу килешүне яңарту Берлекнең Көнчыгыш Европадагы кайбер әгъзаларының каршы чыгуы сәбәпле елъярымга кичектереледе.

XS
SM
MD
LG