Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:34

Хабаровскийның 150 еллыгында Казан вәкиле катнаша


Хабаровский шәһәре үзенең 150 еллык бәйрәмен билгеләп үтә. Анда җирле татарлар һәм Казаннан килгән кунаклар да катнаша.

Җирле хакимиятләр һәм берләштергән шәһәрләр бөтендөнья оешмасының Евразия төбәк бүлеге баш секретаре Расих Сәгитов, Казан исеменнән Хабаровскийны котларга барган.

Бүген анда рәсми бәйрәм чаралары башланды, Хабаровскийда шәһәргә нигез салган Яков Дьяченкога һәйкәл ачылды, Амур елгасы өстендә очкычлар тамаша күрсәтә, 15 парның язылышу тантанасы үткәрелә, шәһәр көнендә бала тудырган гаилгә фатир бүләк итәргә эзерләнеп торалар.

Хабаровский каласы Казан белән бер үк оешмада тора, Җирле хакимиятләр һәм берләштергән шәһәрләр кергән бөтендөнья оешмасы белән хезмәттәшлекне Казанның элекке башлыгы Камил Исхаков башлап җибәргән иде. Аның урынына бу оешмага хәзерге мэр Илсур Метшин сайланды.

Евразия бүлегенең генерал секретаре эшен Расих Сәгытов алып бара. Хабаровскийдагы бәйрәмгә тагын Русиянең 50ләп төбәгеннән һәм кайбер чит илләрдән дә төрле шәһәр вәкилләре килгән, дип хәбәр ителә. Казан шәһәре вәкиле Расих Сәгытов җирле татарлар белән очрашкан, Хабаровский татарларының милли автономиясе башлыгы Сәрвәретдин Туктаров, Амурдагы Комсомольский шәһәрендәге милли оешма башлыгы Рөстәм Абдуллин һәм башка татарлар белән күрешкән.

XS
SM
MD
LG