Accessibility links

FISU карары “Татарстан яңа гасыр”да туры эфирда


31 май кичендә 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрүче билгеле була

31 майда FISU оешмасының баш фатиры Брюссельдә 2013 елгы универсиаданы үзендә үткәрергә теләгән нәмзәт шәһәрләрдән җиңүчене игълан итү чарасын “Татарстан яңа гасыр” телевидениясе туры эфирда күрсәтәчәк. Бу чара Казан вакыты белән кичке 10 да башланыр дип көтелә.
Ә 30 майда Брюссельдә нәмзәт-шәһәрләрнең күргәзмәләре ачылды. 29 майда бу калага Казан-Брюссель халыкара марафонында катнашучылар килеп җитте. Аларны анда алдарак барып җиткән Татарстан рәсмиләре каршы алды. Марафонда катнашучылар Казанны яклаучыланың юлда җыелган имзаларын алып килде.
31 май көнне иртән нәмзәт калаларның тәкъдим итү чарасы башланачак. Беренче булып 2013 елгы кышкы Универсиаданы үткәрергә теләгән Словениянең Марибор шәһәре үзен тәкъдим итәчәк. Аннан соң җәйге универсиаданы үткәрүчеләр сүз ала. Казанга кадәр Испаниянең Виго вәкилләре чыгыш ясаса, Татарстан башкаласыннан соң Көньяк Кореяның Гваң Җуга сүз биреләчәк.
Брюссельгә китер алдыннан Казан башлыгы Илсур Метшин: “Казан җиңсен өчен без кулдан килгәннең барсын да эшләдек”,-дип белдерде.
XS
SM
MD
LG