Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

“Салават Юлаев” командасы күрмәгәнен күрә


Җомга көнне Башкортстанның “Салават Юлаев” хоккей клубы тагын бер кат күккә чөеп макталды һәм зурланды.

Россия чемпионы исеменә лаек булган “Салават Юлаев” хоккей клубы спортчыларын котлау булып үтте Уфада. Тантаналар башкалада, кичке биштән соң, былтыр гына төзелеп беткән, “Уфа-арена” спорт сараенда башланып китте. Анда чемпион спортчыларга орден-медальләр һәм мактаулы исемнәр билгеләре тапшырылды. Республика Президенты Мортаза Рәхимов хоккейчыларны һәм аларны хезмәтләндерүче табибларны, массаж ясаучыларны һәм команданың башка төр хезмәт күрсәтү вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Иң күп бүләкләр Салават Юлаев ордены булды. Аны хоккей командасының һәммә уенчысына һәм хезмәтләндерүче төркеме әгъзаларына тапшырдылар. Шулай итеп Салават Юлаев” уенчылары моңарчы күрмәгән хөрмәтне һәм чамасыз күп акчаларны күрә.
“Уфа-арена” боз сараенда спортчыларны бүләкләү һәм аларга җылы котлау сүзләре әйтү тәмамлангач, алар өчен махсус зур концерт та булды. Шушы мәдәни программага Мәскәүдән хәтта танылган җырчылар Филипп Киркоров белән Валерияне дә чакырдылар.
“Уфа-арена”дагы бәйрәм беткәч, “Салават Юлаев” командасы әгъзалары Уфаның Ленин исемендәге мәйданына барды һәм анда Россия чемпионы кубогы да, Русия җыелма командасының дөнья чемпионаты җиңүчесе бүләге дә күрсәтелде. Анннан соң үзәк мәйданда, эстрада йолдызлары катнашлыгында, тагын зур концерт башланып китте. Ул төнге 11гә кадәр барачак дип әйтелде.
Сүз дә юк, “Салават Юлаев”ның быелгы чемпионатта җиңүе зур казаныш булды. Спорт сөюче киң җәмәгатьчелек тә, республиканың югары җитәкчелеге дә, шартлаганчы, куанды моңа. “Салават Юлаев” хоккей клубыннан быел бары тик алтын медаль генә көтте республика җитәкчелеге. Чөнки бу җиңүгә, чит илләрнең һәм Русиянең иң әйбәт хоккейчыларын, миллионнарча доллар акчалар түгеп, җәлеп иттеләр. Башкортстанның бары тик үзенең генә шундый шәп хоккейчылары кайчан үсеп чыгар, анысы билгесез әлегә.

XS
SM
MD
LG