Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18

Укучы гомерен өзгән инша


Бу көннәрдә мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чылтырагач, соңгы дәресләр дә үтә, кайбер имтиханнар да алына.

Бер караганда, җәйге яллар алдыннан гел шатлыклы хәлләр генә булырга тиеш кебек. Әмма бу тормышта төрле хәлләр була шул. Гади генә сынау да мәктәп баласының башына җитәргә мөмкин. Моны Ишембай районында атнакич көнне булган хәл раслады. Анда 6нчы сыйныфта укучы бер малай асылынып үлгән. Бу хакта БР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Үз-үзенә кул салган малай алтынчы сыйныфта укуын тәмамлап килгән була. Аларның сыйныфында уку елындагы соңгы инша язу дәресе үтә. Тик бичара шушы малайны бар сыйныф алдында укытучысы түбәнсетә, аның иншасы иң начары дип шелтәли. Шушы хәлдән нык кимсенгән бала элмәккә менә һәм вафат була. Әле бу вакыйга буенча мәхкәмә эше ачу мәсьәләсе тикшерелә. БР Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быел Башкортстанда җәмгысе 19 бала үз-үзенә кул салып дөнья белән хушлашкан икән инде.
Уку елы беткәндә генә, Бишбүләк районында да гадәттән тыш хәл булды. Анда район үзәгенең бер җәмәгатьчелек бәдрәфендә яңа гына туган сабыйны табып алалар. Тиз арада ачыклануынча, ул баланы Бишбүләк мәктәпләренең берсендә укыган 11 нче сыйныф укучысы – бер бәгырьсез кыз ташлап киткән була. Баланы ул үз өйләрендә, яшереп кенә, дөньяга китергән һәм аңардан котылмакчы булган. Бу эш буенча да җинаять эше ачыла.

XS
SM
MD
LG