Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:47

“Урал моңы” талантлар барлый


Уфада җомга көнне җырчыларның “Урал моңы” халыкара бәйгесе башланып китте.

Быел ундүртенче тапкыр уздырылучы бу бәйгедә катнашырга теләүчеләр тагын да күбрәк. Җырчылар һәм сәнгать төркемнәре Монголиядән, Төркиядән, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан Республикаларыннан, Татарстан, Алтай, Дагыстан, Калмыкстан, Тыва, Хакасиядән һәм башка төбәкләрдән дә бар.
Быелгы җыр-моң бәйгесе финалында җәмгысе 40тан артык башкаручы һәм берничә сәнгать төркеме катнаша, - диде аны оештыручылар .
– Шуларның сигезе лауреат, ә унысы дипломант исеменә лаек булачак. Аларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.
Башкортстан исеменнән әлеге абруйлы сәнгать ярышмасында уннан артык яшь җырчы һәм ике вокаль-эстрада төркеме чыгыш ясаячак. Алар арасында яшь татар башкаручылары да булуы сөенечле.
Бәйгенең финал өлеше Башкортстан дәүләт филармониясендә башланды. Шимбә көнне икенче сайлап алу өлеше Уфадагы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтә. Ярышмага 1 июньдә йомгак ясала. Шул көнне Гала-концерт барышында җиңүчеләрне тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы да оештырыла.

XS
SM
MD
LG