Accessibility links

Кайнар хәбәр

Непалда хакимияте бетерелгән патшага сарайдан китәргә кушылды


Непал хөкүмәте хакимияте бетерелгән патша Гянендрага рәсми рәвештә мөрәҗәгат итеп 14 көн эчендә патша сараеннан китәргә кушты.

Чәршәмбе көнне илнең маочы яңа парламенты Непалны республика дип игълан итте һәм 240 еллык Һинду патшалыгын бетерде.

Рәсмиләр әйтүенчә, патша сарае музей булып калачак.

Әмма хакимияттән төшерелгән патша әлегә үз сүзен әйтмәде.
XS
SM
MD
LG