Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:31

Чечняда сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне хакимият Грозный үзәгеннән читкә күчерә. Халык исә бу Русиянең Чечнядагы басымының бер чагылышы, ди.

1944 елны Сталин чеченнарны Казахстанга, Урта Азиягә сөргенгә җибәрү карарын чыгара. Меңләгән чечен ул вакытта юлда салкыннан һәм ачлыктан үлеп кала. Алар истәлегенә Грозныйда элекке Чечня президенты Җәһәр Дудаев һәйкәл куйдыра. Һәм анда истәлек итеп барлык районнардан кабер ташларын җыялар. Чөнки чеченнар сөргенә җибәрелгәннән соң, аларның җирләре Дагыстан, Төньяк, Осетия һәм Ставропольга бүлеп бирелә, ә чечннарның зиратларын җир белән тигезлиләр. Зираттагы кабер ташларын юллар салу, дуңгыз абзарларын төзү өчен кулланалар. Һәм бары 1957 елны гына Чечен-Ингуш автоном республикасы кире булдырылып, анда чечннар һәм ингушлар кире кайта башлый.

Чеченнар өчен бу 13 ел коточкы еллар була. Һәм шуңа алар бу сөрген корбаннарына шәһәр үзәгендә куелган һәйкәлне бик зур тарихи истәлек буларак кадерли. Халык аны читкә күчерүгә каршы.

“Һәйкәлне күчерү турында мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде һәм һәрвакыт җәмәгатьчелек аны күчерүгә каршы булуын әйтте. Менә барысы да тынычланды дигәндә, микрорайон читендә урын әзерләгәннәр. Ул урынны соңгы яңгыр вакытында су басты. Һәм аның әзме-күпме кипкәнен көттеләр дә, анда ташлар китерә башладылар. Шулай итеп, алар халыктан яшереп эшләргә уйлаганнар”, ди Чечнядагы хокук яклаучы Наташа Эстемирова.

Беренче булып һәйкәлне күчерү тәкъдиме белән Чечнядагы “Бердәм Русия”нең яшьләр бүлекчәсе чыккан булган. Ягъни, хакимият бу тәкъдимне алар авызыннан әйттергән. Чечен халкы исә Русия инде исән кешеләр тормышына гына кысылмый, ә тарихка да тәэсир итәргә тырыша. Урыслар чечннарны тарихи хәтирәләреннән мәхрүм итмәкче була дигән фикердә тора алар.

“Бу вәхшилек. Эшчеләр әйтүенчә, боерыкны шәһәр мэры урынбасары биргән”, ди Эстемирова.

Шәһәр җитәкчелеге аңлатуынча, яңа урында һәйкәл һәм кабер ташлары өчен урыннар күбрәк булачак икән. Чеченнар исә моны мыскыл итүгә тиңли.

“Бу урын шәһәр үзәгендә урнашкан. Аның янында гына мәчет. Барлык кунаклар да шул юлдан уза. Бу һәйкәл беркемгә дә комачауламый иде. Аны шәһәр читенә күчерүдән ни файда? Аны бит беркем күрмиячәк. Бу һәйкәлне күчереп алар тарихны сертмәкче булалар”, ди Чечнядан “Мемориал” хокук яклау оешмасыннан Шааман Акбулатов.

Сөрген корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне күчерүгә халык каршы булса да, җитәкчелеккә каршы сүз әйтүдән курка.

XS
SM
MD
LG