Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция тышкы эшләр министры Гыйракка килде


Франция тышкы эшләр министры Бернар Кушнер алдан хәбәр итмичә Гыйракка килде.

Ике көнлек сәфәр вакытында Насырия шәһәрендә аның Гыйрак вице-премьеры Гадел Габдул-Мәхди белән очрашуы һәм Әрбил каласында Франция консуллыгын ачуда катнашуы каралган.

Июль аенда Европа Берлеге рәислеге Франциягә күчә. Париж Гыйракны төзекләндерүгә Европа Берлеге әүземрәк катнашачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG