Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның карашы Брюссельгә юнәлгән


Шимбә кичендә, Татарстанның иярчен каналы Казан вакыты белән 22 сәгатьтә 2013 елгы Универсиада үтәсе шәһәрне игълан итү тантанасын туры эфирда күрсәтергә әзерләнеп тора. Брюссельгә Татарстаннан бер төркем журналистлар китте. Татарстан хакимиятләреннән анда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, спорт министры Марат Бариев, Казан шәһәр башлыгы Ильсур Метшин һәм башка рәсми кешеләр катнаша. Казанга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, Брюссельгә Русиянең спорт түрәләре, танылган спортчылары килде. Казан делегациясе җирле вакыт белән көндезге 2дә Казанның мөмкинлекләрен, каланы таныту чарасын үткәрергә әзерләнә. Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукы өчен ярышта җиңү ихтималлыгы зур дип санала, төп көндәш - Корея шәһәре булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG