Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һондураста очкыч казасында 7 кеше һәлак булды


Һондурас башкаласы Тегусигальпада очкыч җиргә утырганда юлдан чыкты, каза нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булды, 40лап кеше яраланды.

Очкычта 140 кеше булган. Казада очучылар кабинасы һәм ягулык мичкәләренә зыян килгән. Янгын сүндерүчеләрнең тиз реакция күрсәтүе очкычны шартлаудан саклаган, дип хәбәр ителә.

Һәлак булганнар арасында - төрле ил ватандашлары, АКШтан да бер кеше, шулай ук бер очучы булган. Җирдә очкыч төшкәндә аның астында калган машина йөртүчесе һәлак булган.

Казаның сәбәпләре - көчле җил була ала, дип хәбәр ителә. Кичә шәһәр өстеннән давыл узган.
XS
SM
MD
LG