Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия министры Ходорковский адвокаты белән очрашты


Германиядә чыгучы "Шпигель" журналы хәбәр итүенчә, Германиянең тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер күптән түгел Мәскәүгә булган сәфәре вакытында Михаил Ходорковский адвокаты белән очрашкан. Адвокатның исеме хәбәр ителми.

Очрашуда сүз ЮКОСның элекке җитәкчесе Ходорковскийны Чита төрмәсеннән Мәскәүгә күчерү мөмкинлеге турынды барган.

Ходорковский финанс җинаятьләрдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителгән. Хокук яклаучылар, гаепләүләрнең нигезендә сәяси сәбәпләр ята, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG