Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия Мьянмарга өстәмә ярдәм кирәк, ди


Сингапурда Азия төбәгендә иминлеккә багышланган халыкара конференция бүген дә дәвам итте. Малайзия вице-премьеры Нәҗиб Разак, Мьянмар хакимиятләренә илгә өстәмә ярдәм кертүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

2-3 май көннәре булган көчле давылда 78 мең кеше һәлак булды, 56 мең кеше әле дә хәбәрсез югалган, дип исәпләнә. 2 миллионнан артык кешенең яшәр урыны, ашау-эчү һәм кирәкле дарулары юк.
XS
SM
MD
LG