Accessibility links

Израиль һәм фәлестин җитәкчеләре очрашты


Израиль премьер-министры Әһүд Ольмерт АКШка сәфәргә чыгар алдыннан фәлестиннәр башлыгы Мәхмүд Габбас белән очрашты. Габбас, Израильнең төзелешне киңәйтү карары тынычлык сөйләшүләре һәм фәлестин дәүләтчелегенә аяк чалу булып тора, дип белдерде.

Очрашудан соң Ольмерт Вашингтонга очты.

Ольмерт һәм Габбас тынычлык сөйләшүләрен 2007 елның ноябрь аенда яңартты. Арадашчы ролен үз өстенә АКШ президенты Джордж Буш алды.
XS
SM
MD
LG