Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәдиниҗат: Израиль тиздән бетәчәк


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат Израильгә каршы яңа белдерү ясап, "Израиль режимы тиздән географик киңлектән сөртеләчәк", диде. Бу сүзләрне ул халыкара кунаклар алдында, 19 ел элек үлгән Аятолла Рухолла Хоменейни искә алганда әйтте.

Соңгы өч елда Әхмәдиниҗат Израильгә каршы белдерүләрен еш ясап халыкара җәмәгатьчелекнең ачуын чыгарды.
XS
SM
MD
LG