Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

Картаң булмаса, кунакка барам димә


Һәр билет сатучыга да картаны укучы җиһазны эшләтергә өйрәнергә туры килгән

Һәр билет сатучыга да картаны укучы җиһазны эшләтергә өйрәнергә туры килгән

Казан транспорт системасына кергән үзгәреш пенсионерларны заманча технологияне өйрәнергә мәҗбүр итә.

Күптән түгел, Казан транспорт системасына үзгәрешләр кергән иде инде, зур кызыл автобуслар кайтарылды һәм билет бәяләре дә артты. 1 июннән кайбер казанлылар тагын бер яңалык белән очрашты. Кәгазьдән ясалган ташламалы айлык билетлар урынына пластик транспорт карталары кертелде. Казанлылар бу яңалык аз керемле гаиләләрнең кесәсенә сугачак дип курыкты, хакимиятләр исә моны кире кага.
Ташламалы юл йөрү билетлары белән нигездә пенсионерлар һәм студентлар файдаланды. Шушы яңа карталарны эшләтергә өйрәнү, ягъни заманча технологияләрне өйрәнү дә, алар башына төшә.
Банкка барып, дәүләт биргән 250 сумлык субсидияне картага күчерергә, автобуска утыргач, картаны махсус җайланмага - ридерга куеп алырга, урамдагы акча күчерү, электрон түләүләр башкару машинасы белән файдаланырга өйрәнергә туры килә аларга.
Технология белән әле яңа гына таныша башлаган Казан халкы өчен, бигрәк тә өлкән буын өчен, бу яңалык авырлыклар белән керә. Транспорт карталарын өләшүче социаль яклау бүлекләрендә соңгы берничә айда чиратлар торды. Яңалыкны аңламаучылар күп булды, аларның сорауларыннан транспорт өчен җаваплы оешмаларның, радио-телевидениенең телефоннары кызды.
Банк карталары белән азмы күпме таныша башлаган Казан кешесе автобуска утырган саен картадан акча алына дип курыкты. Аена транспорт өчен дәүләттән бирелә торган 250 сумга гына йөреп була дип уйлады. Бер бару 10-15 сум торганын исәпкә алсак, пенсионерлар безгә дәүләт аена 10-12 тапкыр гына автобуска утырырга мөмкинлек бирә, дип ачуланды.
Казан шәһәр хакимиятләре, 10 тапкыр түгел, теләсә күпме йөрегез, дип белдереп килә. Ягъни автобуска утырган саен картадан акча алынмый, кешесе генә исәпкә алына. Казан шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Ләззәт Хәйдәров, бу карталар теләсә нинди транспорт төренә дә ярый, алар белән метро, автобус, трамвай һәм троллейбуста да теләсә күпме тапкыр күчеп утырып йөрергә була, дип аңлатты.
Казан шәһәр хакимиятләре белдергәнчә, бу транспорт карталары һәр кулланучыны исәптә тотарга мөмкинлек бирә. Бу беренче чиратта, транспорт ширкәтләренә кирәк. Алар дәүләттән акча сораганда, суммасын конкрет саннар һәм исемнәр белән дәлилли ала.
Транспорт карталары аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга, студентларга, кайбер дәүләт оешмаларында эшләүчеләргә бирелә. Киләчәктә шәһәр хакимиятләре, транспортта тере акча белән түләүне бөтенләй бетерергә уйлый. Һәр кешегә транспорт карталарын булдырырга тәкъдим итә.
Бу транспорт карталары, гомумән электрон түләүләргә күчү, бераз булса да чыгымнарны арттырырга мөмкин, чөнки субсидия акчалары банклар аша күчерелә, аның өчен дә акча алына, акча салу җайланмалары да бераз булса да үз процентын өстәп куя. Бу чыгымнарны да дәүләт үз өстенә аламы, юкмы, билгесез. Пенсионерларның һәм ташламалардан файдаланучы башка кешеләрнең банкка бәйле эшләре, мәшәкатьләре арта дигән сүз.
Бу программа белән банк эшләрен Русиядәге иң зур банкларның берсе – “Сбербанк” һәм Казан хакимиятләренә якын “Казан банкы” башкарырга алынган. Бу эштә Татарстанның төп банкы - “Акбарс” банкы да катнаша.
Транспорт өчен акча бүлеп бирү, берничә ел элек, ташламаларны акчага әйләндерү турындагы канун чыккач һәм аңа каршы күләмле урам җыеннары үткәч кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG