Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мәхкәмәсе хәрбиләрне яклады


Петербур мәхкәмәсе хәрбиләрнең "Солдат аналары комитеты" һәм "Комсомольская правда" газетына каршы дәгъвасын хуплады һәм рухи зыян өчен 16 мең сум түләргә дигән карар чыгарды. Хәрбиләр 2 миллион сораган булган.

"Солдат аналары комитеты" һәм "Комсомольская правда" газеты хәрби бүлекләрнең берсендә хәрбиләр арасында булган фахишәлек турында хәбәр иткән иде. Мәхкәмә моның дәлилләре юк, дип хәрбиләрне аклады.

"Комсомольская правда" элек язганнарын кире каккан мәкалә бастырырга тиеш булачак. Хокук яклаучылар һәм басма хезмәткәрләре моның белән килешмичә яңадан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG